Миннемуллина Дания Шаһидулла кызының 1 гыйнварда 55 яшьлек юбилее

Кукмарада яшәүче якын кешебез Миннемуллина Дания Шаһидулла кызының 1 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине туган көнең белән котлыйбыз. Сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы булганың, гаилә җылысын саклап яшәвең өчен зур рәхмәт сиңа. Сау-сәламәт, бәхетле, озын гомерле бул.
55 ел узып киткән,
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Булчы һәрчак сау-сәламәт,
Гомерең буе бәхетле.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, әтиебез исеменнән туганың Гөлсинә.
Нет комментариев