Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Зур-зур йортлар төзиләр, ә бозылган тротуарларны рәтләүче юк

Мин Степан Разин урамыннан көн саен эшкә йөрим. Андагы инде кечерәеп калган йортлар урынына зур-зур йортлар төзиләр. Менә бүген дә шуннан кайттым һәм андагы халык йөри торган тротуарны бозганнарын күргәч бик борчылдым. Йортлар да, гаражлар да төзесеннәр - бер сүз юк, тик ул йорт хуҗаларының берсенең дә зур-зур төзелеш материаллары...

Мин Степан Разин урамыннан көн саен эшкә йөрим. Андагы инде кечерәеп калган йортлар урынына зур-зур йортлар төзиләр. Менә бүген дә шуннан кайттым һәм андагы халык йөри торган тротуарны бозганнарын күргәч бик борчылдым. Йортлар да, гаражлар да төзесеннәр - бер сүз юк, тик ул йорт хуҗаларының берсенең дә зур-зур төзелеш материаллары төягән машиналар, бетономешалкалар сытып кергән тротуарны төзәтеп куйганнарын күргәнем юк. Менә хәзер дә 60нчы йорт янында шундый хәл. Төзелеш эшләре беткәч, хуҗа кеше төзәтерме икән бу тротуарны, билгесез? Төзәтелмәсә, шул тротуар яз-көз пычрактан йөрергә калыр инде. Менә безнең бистәбездә берәү төзеп, икенчеләр җимерсә, нинди тәртип булыр соң? Шундый хуҗаларга район җитәкчелеге мәҗбүри җимерелгән тротуарларны төзәтү чарасын күрсен иде.

Ихтирам белән Кукмарадан Әсма әбиегез

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk