Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ә урамда су торбасы юк бит

"Хезмәт даны" газетасы редакциясе район башлыгы белән "Турыдан -туры элемтә" үткәргән иде. Сорауларга бирелгән җавапларны бик кызыксынып укыдык. Ә менә бу: "20 ел яшибез, 20 ел сусыз утырабыз. Көндез түгел, төнлә дә килми су. Бәрәңге бакчасына агызалар, диләр. 1 майда беркем дә бәрәңгегәсу агызмый бит. Инде хәзердән үк су юк....

"Хезмәт даны" газетасы редакциясе район башлыгы белән "Турыдан -туры элемтә" үткәргән иде. Сорауларга бирелгән җавапларны бик кызыксынып укыдык. Ә менә бу: "20 ел яшибез, 20 ел сусыз утырабыз. Көндез түгел, төнлә дә килми су. Бәрәңге бакчасына агызалар, диләр. 1 майда беркем дә бәрәңгегәсу агызмый бит. Инде хәзердән үк су юк. Закирова, Манзарас, Лобачевский урамы, 7 йорт" дигәне безнең урамга кагыла. Анысына булган җавапны бигрәк тә игътибар белән укыдык. Анда: "М. Закирова хуҗалыгына су урамнан үтә торган торбадан түгел, кеше бакчасыннан кертелгән", - диелгән. Аңлыйбыз, җаваплар урындагы җитәкчеләрдән алынган белешмәләр, җаваплар нигезендә бирелгәндер. Тик әлеге җавапка урамда торба гомумән юк, дигән җөмләне өстисе калган. Чынлап та, урамыбызда су торбасы сузылмаган безнең. Без йортларны төзеп чыккан чакта су торбаларын үзебез сатып алып, бакчалар аша казып үткәрдек. Ходай сакласын, берәр җирдә су бәреп чыкса, трактор, бульдозерлар белән дә керешле түгел, чөнки хәзер бар җирне каралты-кура уратып алган. Соңгы елларда иң тилмергән әйберебез -су мәсьәләсе.

Бәлки республикада бара торган "Чиста су" программасы кысаларында урамга су торбасы сузып булыр?!

Лобачевский урамында яшәүчеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев