Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Укытучы Халидә Хөсәенова балаларыбызның икенче әнисе булды

Балаңны тәүге тапкыр мәктәпкә алып барганда: "Укытучысы кем булыр? Йөрәк парәм мәктәпкә ияләнә алырмы?" дигән сораулар белән атлыйсың. Моннан дүрт ел элек балаларыбызны беренче сыйныфка алып килгәч, аларны укытучылары Халидә Хөсәенова үз канаты астына алды, ул укучыларның икенче әниләре булды. Ныклы белем бирү белән бергә кызыклы, эчтәлекле бәйрәмнәр, сыйныфтан тыш...

Балаңны тәүге тапкыр мәктәпкә алып барганда: "Укытучысы кем булыр? Йөрәк парәм мәктәпкә ияләнә алырмы?" дигән сораулар белән атлыйсың. Моннан дүрт ел элек балаларыбызны беренче сыйныфка алып килгәч, аларны укытучылары Халидә Хөсәенова үз канаты астына алды, ул укучыларның икенче әниләре булды. Ныклы белем бирү белән бергә кызыклы, эчтәлекле бәйрәмнәр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрде. Шәхси вакытын кызганмыйча, балаларны походларга, экскурсияләргә йөртте. Барлык күңелен биреп, аларның укырга теләкләрен арттырды. Күпме борчулар, шуклыклар булды - барысына түзде мәктәптәге әни йөрәге! Дүрт ел дәвамында без Халидә Хөсәенованың гадел, түземле, ягымлы кебек уңай сыйфатларга ия булуын күрдек. Ул һәр баланың уңышына сөенә, кайгысын уртаклаша белде. Ул балаларны авырлыклар алдында каушап калмаска, уңышлардан борын чөймәскә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, бер-берсен ихтирам итәргә өйрәтте, 24 укучыны дус, тату коллектив итеп туплады.

Еллар сизелми үтте. Менә безгә хушлашыр вакыт та җитте. Чыгарылыш кичәсендә балаларның күзләрендәге яшь бөртекләре беренче укытучылары белән аерыласы килмәүләрен, аны ихлас күңелдән яратуларын, хөрмәт итүләрен раслады.

Ләйсән ЗАКИРОВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk