Тормышыбыз нигә төссез?
Әллә ничек, күңелсез булып китте әле бу тормыш. Карап-карап торасың да, бөтен кеше үз эченә бикләнгән кебек тоела миңа. Эчкерсез көлү, аралашу җитми. Соңгы вакытта Кукмарада халык бигрәк агрессив була башлады. Банкларда, дәваханәдә чиратта торганда да кешеләр хәзер бер-берсенә эт шикелле ябышырга, "ырлашырга" гына торалар. Шуңа игътибар иттем әле: үзем...
Әллә ничек, күңелсез булып китте әле бу тормыш. Карап-карап торасың да, бөтен кеше үз эченә бикләнгән кебек тоела миңа. Эчкерсез көлү, аралашу җитми. Соңгы вакытта Кукмарада халык бигрәк агрессив була башлады. Банкларда, дәваханәдә чиратта торганда да кешеләр хәзер бер-берсенә эт шикелле ябышырга, "ырлашырга" гына торалар. Шуңа игътибар иттем әле: үзем дә сизмәстән агрессиягә каршы агрессия белән җавап бирә башладым. Ә бит уйлап карасаң, каткан күңелләрне эретеп җибәрергә ирен чите белән булса да бер елмаю, бер җылы сүз җитә. Әйдәгез, бер-беребезгә карата игътибарлы, хәерхаһлы карашта булыйк әле. Тормыш бер мизгел генә бит ул, хәзер үтә дә китә...
фото: http://www.zemlemer-67.ru/component/content/frontpage/frontpage?start=405
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев