Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Үтүк астын чистартуның берничә ысулы

Күбебез үтүкләгәндә киемнең нинди тукымадан тегелгән булуына игътибар итми. Нәтиҗәдә, үтүкнең асты кап-кара булып көеп чыга. Моннан ничек котылырга соң? Нык итеп кыздырган үтүкне буяусыз ак кәгазьгә күп итеп салынган тозга ышкыйбыз. Эрегән таплар акрынлап коелып бетәчәк. Ләкин тефлон асты үтүкләрне болай чистартырга ярамый. Уксус белән сөртү дә таплардан арынырга...

Күбебез үтүкләгәндә киемнең нинди тукымадан тегелгән булуына игътибар итми. Нәтиҗәдә, үтүкнең асты кап-кара булып көеп чыга. Моннан ничек котылырга соң?

Нык итеп кыздырган үтүкне буяусыз ак кәгазьгә күп итеп салынган тозга ышкыйбыз. Эрегән таплар акрынлап коелып бетәчәк. Ләкин тефлон асты үтүкләрне болай чистартырга ярамый. Уксус белән сөртү дә таплардан арынырга ярдәм итә. Мондый ысуллар да ярдәм итмәсә, бер өлеш уксуска бер өлеш нашатырь спирты кушып сөртеп, төнгә калдырырга. Икенче көнне кытыршы, коры чүпрәк белән ышкырга кирәк.

Җыелып килгән вак сабыннарны ташларга ашыкмагыз. Алардан җайлы гына сыек сабын ясарга була икән. Моның өчен сабыннарны угычтан уабыз. Лимон согы, глицерин, кайнар су салып, эреп бетсен өчен 2-3 көнгә алып куеп торабыз. Болгатып торсаң, тагын да яхшырак. Әзер булганнан соң, махсус савытка салып рәхәтләнеп, кызганмыйча куллана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев