Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Су җылыткыч - бик уңайлы җиһаз

Су җылыткыч яки колонка - бик уңайлы җиһаз. Шәһәрдә җәй айларында кайнар су бирү туктатылган вакытта бигрәк тә алыштыргысыз, авыл җирендә инде әйтеп тә торасы юк. Агып торган суны җылыта торган газ колонкасы газны автомат рәвештә кабызу системасы белән җиһазландырылган. Мондый колонкада су басымы нинди булуга карамастан, температураны көйләү мөмкинлеге...

Су җылыткыч яки колонка - бик уңайлы җиһаз. Шәһәрдә җәй айларында кайнар су бирү туктатылган вакытта бигрәк тә алыштыргысыз, авыл җирендә инде әйтеп тә торасы юк.

Агып торган суны җылыта торган газ колонкасы газны автомат рәвештә кабызу системасы белән җиһазландырылган. Мондый колонкада су басымы нинди булуга карамастан, температураны көйләү мөмкинлеге бар. Ул электр су җылыткычына караганда экономиялерәк.

Баклы электр су җылыткычлары су температурасын 55-75 градуста саклый һәм электр энергиясен 1,5-2 кВттан артык сарыф итми. Бер үк вакытта юыну бүлмәсендә душта юынырга һәм аш-су бүлмәсендә савыт-саба юарга була. Ләкин мондый җылыткычның кайбер уңайсыз яклары да бар: ул шактый зур һәм күп урын алып тора, аны юшкыннан чистарту кыен, шулай ук бактагы җылы су күләме чикле.

Агып торган суны җылыта торган электр су җылыткычы өзлексез рәвештә кайнар су белән тәэмин итә ала. Ләкин электр энергиясе өчен шактый күп түләргә туры киләчәк, чөнки мондый җылыткычлар электр энергиясен 6 кВттан алып 27 кВтка кадәр тота, шулай ук электр тартмасыннан колонкага аерым кабель сузарга кирәк.

фото: http://www.teplo-climate.ru/product/vodonagrevatel-elektricheskij-haier-fcd-30/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk