Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Полиция ярдәмгә килде

Бервакыт кесә телефоныма шалтыратып: "Кредитыгыз капланып бетмәгән, ике мең сум күләмендәге әҗәтегезне түләп бетерергә кирәк", - дип әйттеләр. Куркып калдым, кредитлар да алганым юк бит. Биш ел элек бер танышларыма поручитель булганым исемә төште. Алардан да белештем, вакытында түләп баруларын әйттеләр. Танышларым банкка барып: "Ник алай олы кешене борчыйсыз?" -...

Бервакыт кесә телефоныма шалтыратып: "Кредитыгыз капланып бетмәгән, ике мең сум күләмендәге әҗәтегезне түләп бетерергә кирәк", - дип әйттеләр. Куркып калдым, кредитлар да алганым юк бит. Биш ел элек бер танышларыма поручитель булганым исемә төште. Алардан да белештем, вакытында түләп баруларын әйттеләр. Танышларым банкка барып: "Ник алай олы кешене борчыйсыз?" - дигәч, банк хезмәткәрләре андый шалтыратулар ясамауларын әйткәннәр. Ә телефон аша миннән һаман акча таләп итүләр дәвам итте. Һай, инде нишләргә икән дип борчылдым. Аптырагач, полициягә бардым. Полиция хезмәткәре Марат Гарипов әлеге номер буенча шалтыраткач: "Оператор гаебе белән ялгышлык киткән", - дип җавап биргәннәр. Аның яныннан китүгә, тагын шалтырату кабатланды, полициягә мөрәҗәгать итүемне ошатмаганнар, күрәсең. Янә Марат янына кердем. Шуннан соң гына телефон аша борчулар туктады. Башкалар да мошенниклар тозагына эләгә күрмәсеннәр, игътибарлы булсыннар иде, дип әйтергә теләвем. Килеп туган сорауларны вакытында хәл итәргә һәм иң мөһиме - куркып калмаска кирәк.

Мәскүрә апагыз, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев