Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Нахак сүз ишетү авыр

Мин узган ел Кукмара үзәк универмагның трикотаж бүлегенә сатучы булып эшкә урнашкан идем. Бер елдан артык эшләдем, ял сорамаган чаклар да күп булды. Кайбер айларда хезмәт хакын да киметеп түләделәр - карышмадым, пенсиям бар, аллага шөкер, җитә, дидем. Бүлектән әйбер югалган очраклар булды, кайбер угрыларны үзем дә "эләктердем". Сатучыга якты...

Мин узган ел Кукмара үзәк универмагның трикотаж бүлегенә сатучы булып эшкә урнашкан идем. Бер елдан артык эшләдем, ял сорамаган чаклар да күп булды. Кайбер айларда хезмәт хакын да киметеп түләделәр - карышмадым, пенсиям бар, аллага шөкер, җитә, дидем. Бүлектән әйбер югалган очраклар булды, кайбер угрыларны үзем дә "эләктердем". Сатучыга якты йөзле, тәмле телле булырга кирәк. Шөкер, сатып алучылар арасыннан бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Мин пенсиягә чыкканчы да сәүдә өлкәсендә әз эшләмәдем, беркайчан да сатып алучыларны рәнҗетмәдем, кеше өлешенә кермәдем. Сүзләшеп-әйткәләшеп тә йөрмәдем, үземә кычкырсалар да, дәшми кала идем.

Быел 6 март көнне эштән соң кисәк хәлем авырайды. Көннән-көн сәламәтлегем начарлана, хәлсезләнә бардым, су да йота алмас хәлгә килдем. Рәхмәт, мине терапевт Нурзидә Хәсәнова дәвалап, аякка бастырды. Шулай яшәү белән үлем арасында тартышып ятканда бәгъремне телгәли торган нахак сүз ирештерделәр. Имеш, мин эшләгән бүлек хуҗасы үземне әйбер урлап чыкканда тоткан да, шуңа эштән куган. Төгәл вакытын да әйткән, ә мин ул вакытта авырып, өйдә ята идем. Хәлем җиңеләйгәч, бу хәбәргә җавап эзләп, эш бирүчегә шалтыратып карадым-алмады, смс яздым - җавап бирмәде. Хәлем кабат начарланды, борчылудан авырлыгым 75 килограммнан 60 килограммга калды. Миңа нахак сүз, кара тамга ягып, җаннарына нинди рәхәт таптылар икән алар? Хәзер яңадан эшкә чакыралар, әмма алардан күңелем кайтты, сиңа бер пычрак аткач, икенче юлы тагын нахак бәла ягачакларын көт тә тор. Кешене хаксызга рәнҗетү зур гөнаһ бит ул, бүгенге көн үтте дә, миңа берни дә булмады дияргә ярамый. Хак Тәгалә барын да күрә, җәзасын көнендә бирми. Минем шушы язмамны укыгач, бәлки, бүлек хуҗасы булган ханым, аның шунда сатучы булып эшләгән туганы, шушы нахак сүзне дөньяга тараткан тагын бер сатучы үз хаталарын танырлар.

Миләүшә, Кукмара поселогы

фото: http://www.bigstockphoto.de/ru/search/%D0%BA%D0%BB%D0%B5%D0%B2%D0%B5%D1%82%D0%B0/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk