Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кышка салат (рецепт)

Әзерләү өчен ниләр нирәк? 1әр килограмм фасоль, кишер, баллы борыч, 2,5 килограмм помидор, бер баш сарымсак, 300 миллилитр сыек май, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.

Фасольне юып, салкынча су салып, 10 сәгатькә төнгә калдырырга кирәк. Помидорларның өстенә кайнар су агызып, кабыгын салдырабыз да блендерда ваклатабыз. Баллы борычны озынча, суганны ярымбоҗра итеп турыйбыз, кишерне эре угычтан, сарымсакны вак угычтан уабыз. Салат өчен барысы да әзер. Табага сыек май салып, помидор белән фасольне акрын утта бер сәгать пешерәбез. Икенче табада кишер белән суганны бераз кыздырып алабыз. Икесен бергә кушып шикәр комы, тоз, борыч өстәп тагын 20 минут тирәсе пешерәбез. Сарымсак салгач тагын 3 минут утта тотабыз. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Салатны салкынча урында сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев