Әйтер сүзем бар...

Кузгалактан кысыр аш бик тәмле була

Ишетеп белүемчә, күп кенә хуҗабикәләр кузгалактан итле аш пешерәләр. Ә без кысыр ашны яратабыз. Ул болай әзерләнә. Бәрәңге турап салынган кәстрүлне ут өстенә куясы. 6-7 йомырка белән ярты литр кибет каймагын (сметана) яхшылап туглыйсы. Бәрәңге пешеп җитүгә, туралган кузгалак, шуның өстенә йомыркалы каймакны әкрен генә, шулпаны болгата-болгата саласы. Шул чакта...

Ишетеп белүемчә, күп кенә хуҗабикәләр кузгалактан итле аш пешерәләр. Ә без кысыр ашны яратабыз. Ул болай әзерләнә. Бәрәңге турап салынган кәстрүлне ут өстенә куясы. 6-7 йомырка белән ярты литр кибет каймагын (сметана) яхшылап туглыйсы. Бәрәңге пешеп җитүгә, туралган кузгалак, шуның өстенә йомыркалы каймакны әкрен генә, шулпаны болгата-болгата саласы. Шул чакта гына ул шулпа белән кушылып, бертөрле масса барлыкка китерә. Әчкелтем тәмле, витаминлы аш биш минуттан әзер була. Әлбәттә, тоз салырга онытмагыз.

Лилия, Рудник авылы

фото: http://cookinglife.ru/sup-iz-shhavelya/

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев