Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кош-корт та балаларын кайгырта

Быел бер тавыгыбыз чеби чыгарды. Ул тавыкта булган ана инстинктын күреп, шаккаттык. Чебиләргә ашарга биргәндә сиңа очып-очып чукырга килүенә күнегелгән, анысы табигый хәл. Ә менә үзе ашамыйча, балаларын сыйлавын беренче тапкыр күрдек. Бакчадагы атынчыкта утырганда ирем әйтә: "Кара әле, тавык ни эшли", - ди. Карасам, чия куагының җиргә тия язып...

Быел бер тавыгыбыз чеби чыгарды. Ул тавыкта булган ана инстинктын күреп, шаккаттык. Чебиләргә ашарга биргәндә сиңа очып-очып чукырга килүенә күнегелгән, анысы табигый хәл. Ә менә үзе ашамыйча, балаларын сыйлавын беренче тапкыр күрдек. Бакчадагы атынчыкта утырганда ирем әйтә: "Кара әле, тавык ни эшли", - ди. Карасам, чия куагының җиргә тия язып торган ботакларында чияләр асылынып тора, аларга кечкенә чебиләрнең буйлары җитми. Тавык сикереп, томшыгы белән шуларны йолкып ала да, берсен дә үзе капмыйча, җиргә ташлый, тегеләре чыркылдаша-чыркылдаша чияне ашап бетереп баралар. Балаларын көннәр буе ач йөртеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче кайбер әниләрнең балаларына мәхәббәте тавыкка караганда да көчсезрәк булып чыга түгелме соң?

Ләйсән Низамова

фото: http://kidwelcome.ru/pochemuchka/zhivotnye-zabotjatsja-o-svoih-detenyshah

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk