Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Коръән китабы янгын вакытында сакланып калды

Журналист Лилия Нургалиеваның Ядегәр авылында янгын турындагы бер язмасында бар нәрсәнең ут эчендә калып юкка чыгуы, бары тик Коръән китабының гына сакланып калуы турында әйтелгән иде. Шушы язманы укыганнан соң бер вакыйга искә төште. Мин 35 ел башлангыч сыйныф балаларын укыттым. Якутиядә яшәгәндә минем көне-төне китап-дәфтәр актарып утыруымнан туйган ирем,...

Журналист Лилия Нургалиеваның Ядегәр авылында янгын турындагы бер язмасында бар нәрсәнең ут эчендә калып юкка чыгуы, бары тик Коръән китабының гына сакланып калуы турында әйтелгән иде. Шушы язманы укыганнан соң бер вакыйга искә төште. Мин 35 ел башлангыч сыйныф балаларын укыттым. Якутиядә яшәгәндә минем көне-төне китап-дәфтәр актарып утыруымнан туйган ирем, бервакыт салып алгач, бөтен план-дәфтәрләремне, укучыларымның тикшерергә дип өйгә алып кайткан дәфтәрләрен, нинди китап бар, барысын капчыкларга тутырды да, тайгага алып чыгып, аларга ут төртте. (Безнең өй яныннан гына тайга башлана иде.) Елый-елый артыннан чыктым, капчыклар янып бетмичә, ирем мине якын да җибәрмәде. Ул өйгә кереп киткәч, бәлки, нәрсә дә булса исән калгандыр дип, көл өемен актардым. Бер каты әйбер кулга тиде, караңгы иде, өйгә алып кергәч карасам - Коръән китабы. Башка бөтен кәгазь янып көлгә әйләнгән, аңа берни дә булмаган, тышлаган кәгазе генә янган иде. Кайберәүләр бу китапны укымаганлыктан бит араларына һава керми, шуңа күрә ул янмый да инде, дип уйлап куяр. Ә мин Коръәнне бик еш укыйм, бит араларына кәгазь дә кыстырып куям әле. Моны могҗиза дими ни дисең инде. Согуди басмасы булган ул Коръәнем һаман да исән әле.

Газета укучыгыз.

фото: http://1news.az/society/din/20101008094614388.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk