Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кеше артыннан сөйләп калу бер дә күңелле түгел

Мөселман кызларының яулык ябып йөрүләре, гомумән, дин мәсьәләләренә кагылышлы язмалар район газетасында даими басылып килә. Чираттагы дин бите әзерләнгәндә студент вакытта булган бер вакыйга хәтердә яңарды. Университетта соңгы курста кышкы сессия тапшырып йөргән вакытлар иде. Беркөнне иптәш кызым иртәдән үк кәефсез килде. Төшендә күптән түгел вафат булган абыйсын күрүе, борчылуы...

Мөселман кызларының яулык ябып йөрүләре, гомумән, дин мәсьәләләренә кагылышлы язмалар район газетасында даими басылып килә. Чираттагы дин бите әзерләнгәндә студент вакытта булган бер вакыйга хәтердә яңарды.

Университетта соңгы курста кышкы сессия тапшырып йөргән вакытлар иде. Беркөнне иптәш кызым иртәдән үк кәефсез килде. Төшендә күптән түгел вафат булган абыйсын күрүе, борчылуы турында сөйләде һәм, тәнәфескә чыккач, без аның белән якында гына урнашкан мәчеткә сәдака тапшырырга юнәлдек. Иптәшем дин йортына кереп китте, ә мин исә аны көтеп урамда калдым. Мәчеттән кире чыкканда дустымның борчулы йөзе тагын да боегып калган иде.

-Сәдака салганда ике мөслимә кыз: "Студентларның сессиясе башланды, тагын мәчеткә йөри башладылар", - дип артымнан сөйләнеп калдылар. Яулык ябып, дин юлына баскан кызлардан мондый сүзләрне көтмәгән идем. Минем мәчеткә нинди ният белән килгәнемне, күңелемдә ниләр бар икәнен белмиләр бит алар. Әгәр белгән булсалар да, кеше артыннан шулай сөйләнү дөресме икән?! - диде ул.

Ризилә КОРБАНОВА

фото: http://zeronoll.livejournal.com/59036.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk