Мин район үзәк дәваханәсендә табиб булып эшлим. Кукмарабызда билгеле шәхесләр исемнәрен мәңгеләштереп бирелгән урамнар күп. Пациентларымның амбулатор карталарына карап, кайсы урамнарда яшәүләренә күз салгач, "Сез Воробьев яки Девятаевның, Рахманкулованың кем икәннәрен беләсезме соң?"дип кызыксынам. Күп очракта алар, гадәттә яшьләр, җилкәләрен сикертеп "Юк", диләр. Ә бит халык үз геройларын, данлыклы якташларын...
Мин район үзәк дәваханәсендә табиб булып эшлим. Кукмарабызда билгеле шәхесләр исемнәрен мәңгеләштереп бирелгән урамнар күп. Пациентларымның амбулатор карталарына карап, кайсы урамнарда яшәүләренә күз салгач, "Сез Воробьев яки Девятаевның, Рахманкулованың кем икәннәрен беләсезме соң?"дип кызыксынам. Күп очракта алар, гадәттә яшьләр, җилкәләрен сикертеп "Юк", диләр. Ә бит халык үз геройларын, данлыклы якташларын белергә тиеш. Алар исемен йөрткән урамнарга кыскача гына биография белән элмә тактасын кую мөмкин эштер дип уйлыйм.
Табиб.
Нет комментариев