Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

“Экосервис” оешмасында эшләүчеләргә рәхмәт

Кукмараның һәр урамына кереп, көнкүреш калдыклары җыючы "Экосервис" оешмасында эшләүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Элек урам башында кирпечтән ясалып куелган чүп җыю урыннары бар иде. Җил чыкса, андагы кәгазь, пакет кисәкләре тирә-юньгә тарала иде. Ә хәзер чүпне машина белән һәр йорт каршыннан алып китүне оештыргач, урамнар чистарып калды. Табигатьнең төрле чагы:...

Кукмараның һәр урамына кереп, көнкүреш калдыклары җыючы "Экосервис" оешмасында эшләүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Элек урам башында кирпечтән ясалып куелган чүп җыю урыннары бар иде. Җил чыкса, андагы кәгазь, пакет кисәкләре тирә-юньгә тарала иде. Ә хәзер чүпне машина белән һәр йорт каршыннан алып китүне оештыргач, урамнар чистарып калды. Табигатьнең төрле чагы: салкыннары, яңгырлы көннәре, үзәккә үтүче җилләре, минут саен тамак кибеп торган эссе җәйләре була. Мондый көйсезлекләргә карамастан, чүп җыючылар - Олег Бакелев, Илһам Миннебаев график нигезендә төгәл көнендә, машина артыннан җәяү йөреп, көнкүреш калдыкларын алып китәләр. "ЗИЛ" машинасын иярләүче Юрий Захаров та техникасын һәрчак төзек тота. Чүп дигәнең көннән-көн арта бара. Шушы оешма булмаса, без моның кадәр пластик шешәләрне, полиэтиллен пакетларны, азык-төлектән бушаган тартмаларны кая куеп бетерер идек!

Кукмара бистәсенең чисталыгын саклаучы бу егетләргә "Булдырасыз!" дип әйтәсе генә килә.

Рафилә ФӘТТАХОВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев