Бер концертка килеп, икенчесен карадык
Күптән түгел газетагызның "Кемгә ачыйм күңелемне?" рубрикасы кысаларында "Район мәдәният йортында булачак концертлар турында белми калабыз, ник ул турыда газета, радио аша хәбәр ителми икән?"- дигән сорау бирелгән иде. Мин дә, шушы фикерне куәтләп, үзем белән булган бер очракны сөйләп үтәсем килә. Туган көнем уңаеннан, энем Данир Сабиров концертына дип,...
Күптән түгел газетагызның "Кемгә ачыйм күңелемне?" рубрикасы кысаларында "Район мәдәният йортында булачак концертлар турында белми калабыз, ник ул турыда газета, радио аша хәбәр ителми икән?"- дигән сорау бирелгән иде. Мин дә, шушы фикерне куәтләп, үзем белән булган бер очракны сөйләп үтәсем килә. Туган көнем уңаеннан, энем Данир Сабиров концертына дип, билетлар алган иде. Билет кассасында кассир: "Концерт 23е була", - дип җавап биргән. Әмма энем ноябрьме, декабрь аемы икәнен кызыксынып тормаган, билеттагы датаны карамыйча гына аларны кесәсенә салып куйган. 23ноябрьдә, киенеп-ясанып, концертка килдек без. Залга үтәбез дигәндә генә ул көнне Җәвит Шакиров концерты буласын белдек. Безнең аптырап торганны күреп, бер абый да көлемсерәп: "Без дә Данирга дип килгән идек, анысы бит 23 декабрьдә генә була икән, билет сатып алып Җәвитне карыйбыз инде хәзер", - дип, концертка кереп китте. Энем дә, килгән-килгән бүгенге концертка да керик инде, өйдәгеләр көлерләр бит дигәч, билет кассасына бардык. Анда да безнең кебек Данир Сабиров концертына дип килүчеләр күп иде. Алар арасында дәваханәнең танылган табибын, ак шәл бәйләгән олы яшьтәге әбиләрне күреп, безнең кебек алданучылар, ягъни билетны игътибар белән карамаучылар булган икән әле дип уйладык. Аларга да билет сатканда аен әйтеп тормыйча, концерт 23е була, дип кенә биргәннәр икән шул. Шулай итеп, энем, кассир ярдәме белән, туган көнемә ике концертлык бүләк ясады.
ГӨЛНАРА , Зур Кукмара авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев