Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Аздан да күңел була

Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үтү безнең авыл җирлегендә күркәм гадәткә әйләнеп китте. Быел да октябрь ае башында Күкшел һәм Мәчкәрә авылларында бик күңелле, истә калырлык итеп әби-бабайларыбызны кунак иттеләр. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Габделбәр Баязитов ярдәме белән клуб, китапханә авыл җирлеге хезмәткәрләре мәдәният йортында мул итеп чәй табыны әзерләделәр. Өлкән буын...

Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үтү безнең авыл җирлегендә күркәм гадәткә әйләнеп китте. Быел да октябрь ае башында Күкшел һәм Мәчкәрә авылларында бик күңелле, истә калырлык итеп әби-бабайларыбызны кунак иттеләр. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Габделбәр Баязитов ярдәме белән клуб, китапханә авыл җирлеге хезмәткәрләре мәдәният йортында мул итеп чәй табыны әзерләделәр. Өлкән буын үзешчәннәре бай эчтәлекле, матур концерт куйдылар. Өлкәннәрне сөендереп, авыл җирлеге әзерләгән күчтәнәчләрне өләштеләр. Олыгайгач, аздан да күңел була шул. Бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунаклар үзләренә күрсәтелгән хөрмәткә сөенеп, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.

Люция ХӘЛИУЛЛИНА, Күкшел авылы

фото: http://parnasse.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk