Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Законда үзгәрешләр

Агымдагы елның 1 июленнән "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне, алар әйләнешен дәүләт тарафыннан көйләү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр керде. Сыра закон тарафыннан алкоголь продукциясе дип танылды. Алкогольле эчемлекләрне, шул исәптән сыраны да балалар бакчасы, мәгариф, медицина учреждениеләрендә, спорт объектларында, алар янәшәсендәге территорияләрдә генә түгел, барлык төр...

Агымдагы елның 1 июленнән "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне, алар әйләнешен дәүләт тарафыннан көйләү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр керде. Сыра закон тарафыннан алкоголь продукциясе дип танылды.
Алкогольле эчемлекләрне, шул исәптән сыраны да балалар бакчасы, мәгариф, медицина учреждениеләрендә, спорт объектларында, алар янәшәсендәге территорияләрдә генә түгел, барлык төр җәмәгать транспорты тукталышларында, автомобильләргә бензин салу станцияләрендә, вокзал, аэропортларда, күпләп һәм ваклап сату базарларында, хәрби объектларда, халык күпләп җыела торган башка урыннарда сату катгый тыела. Балигъ булмаганнарга да спиртлы эчемлекләр сатарга ярамый. Әгәр кибетчедә сатып алучының яше шик уята икән, ул аңардан шәхесен һәм яшен ачыклаучы документ таләп итәргә тиеш.
Федераль закон үз көченә кергәнлектән, Татарстанда кичке сәгать уннан иртәнге сәгать унга кадәр алкоголь продукциясен һәм составында этил спирты 5 проценттан югары булган сыра сату тыела. Ресторан, бар һәм кафелар искәрмә булып бара. Әмма сыра сатыла торган бинадан яисә палаткадан чыгып эчүчеләр законны бозган булып саналалар. Законга буйсынмаучыларга РФ административ хокук бозулар Кодексының 14.16 маддәсе, 3 бүлеге буенча административ штраф каралган. Вазыйфаи затларга штраф суммасы - 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, юридик затларга - 30 меңнән 40 меңгә кадәр.
Балалар мәйданчыклары, ишегаллары, подъездлар, стадионнар, Мәдәният йортлары, җәмәгать транспорты һ.б. урыннарда сыра эчү соңгы вакытта гадәти хәлгә әйләнде кебек. Күпләр сыраны алкогольле эчемлеккә санамый да диярлек. Әмма 1 июльдән закон катгыйланды. РФ административ хокук бозулар Кодексының 20.20 маддәсе нигезендә сыра яки сыра нигезендә әзерләнгән эчемлекләр, шулай ук составында этил спирты булган алкогольле һәм спиртлы продукция кулланучыларга 100 сумнан 300 сумга кадәр административ штраф түләргә туры киләчәк. Урамнарда, парк һәм скверларда, гомуми кулланыштагы җәмәгать транспортында алкоголь продукциясе һәм сыра кулланучыларга исә штрафның күләме 500-700 сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk