Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җәза” фильмы районнарда күрсәтелә башлаячак

Районыбыз җирлегендә якташыбыз - язучы Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" романы буенча тулы митражлы "Җәза" психологик криминаль драмасы төшерелгән иде. Әлеге тасма быел Казан каласында үткәрелгән мөселман киносы фестивале кысаларында "Родина" кинотеатрында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Башка тамашачылар аны кайчан күрә алачак? Шул сорау белән фильмның режиссеры Фәнис Камалга мөрәҗәгать иттек....

Районыбыз җирлегендә якташыбыз - язучы Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" романы буенча тулы митражлы "Җәза" психологик криминаль драмасы төшерелгән иде. Әлеге тасма быел Казан каласында үткәрелгән мөселман киносы фестивале кысаларында "Родина" кинотеатрында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Башка тамашачылар аны кайчан күрә алачак? Шул сорау белән фильмның режиссеры Фәнис Камалга мөрәҗәгать иттек.

- "Җәза" фильмы Мәскәү кино белгечләре, аерым алганда, Владимир Меньшов тарафыннан бик җылы кабул ителде. Тиздән аны республикабызның киносөючеләре дә тамаша кыла алачак. 1 декабрьдә кичке сәгать 7дә Казан каласының "Мир" кинотеатрында (Чехов базары янында) тамашачыга әлеге фильм тәкъдим ителә. Аннан соң ул 1 майга кадәр республика районнарында да күрсәтеләчәк. Кукмара җирлегендә төшерелгән һәм артистлар арасында якташларыбыз да күп булу сәбәпле, ул райондашларыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм. 1 майдан соң "Җәза" фильмы Россия кинотеатрлары экраннарына да чыгачак. Ул "Кара" исеме астында рус теленә тәрҗемә белән булачак.

- Мәхмүтфильм" студиясе тарафыннан "Ломбард" фильмы да төшерелгән иде. Белүебезчә, аны төркиялеләр сатып алды бугай...

- Дөрестән дә, ул Төркия экраннарына чыкты. Бүгенге көндә аны ныклап эшкәртү бара. Кайбер кадрларга үзгәрешләр кертәбез, эпизодларны тагын да камилләштерәбез. Аннан соң ул Татарстан тамашачыларына да тәкъдим ителәчәк.

- Яңа фильм төшерү күздә тотылмыймы?

- Әйе, "Мәхмүтфильм" яңа проектка алынды. Ел башыннан яңа криминаль триллер төшерә башлауга хәзерлек бара. Шуның белән бергә "Җәза" фильмын төрки дөньяга чыгару буенча сөйләшүләр алып барабыз. Ә хәзергә без тамашачыларны 1 декабрьдә Казанның "Мир" кинотеатрында көтеп калабыз.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев