Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл фаҗигасеннән соң хастаханәгә озатылган балаларның хәле канәгатьләнерлек

Микроавтобус йөртүчесе авыр хәлдә (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Казан-Оренбург автоюлының 231 нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң 13 кеше хастаханәгә озатылган, аларның бишесе - балалар. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип белдерделәр "Татар-информ" МА ны Әлмәт медицина-санитария частенда. Әңгәмәдәшче сүзләренә караганда, һәлакәткә очраган микроавтобус йөртүчесе авыр хәлдә. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтендә зыян...

Микроавтобус йөртүчесе авыр хәлдә

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Казан-Оренбург автоюлының 231 нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң 13 кеше хастаханәгә озатылган, аларның бишесе - балалар. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип белдерделәр "Татар-информ" МА ны Әлмәт медицина-санитария частенда.
Әңгәмәдәшче сүзләренә караганда, һәлакәткә очраган микроавтобус йөртүчесе авыр хәлдә.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, автобуста барлыгы 15 кеше булган, өчесе - өлкәннәр. Барлык пассажирлар да Казанга баручылар: бер өлеше "РИТЭК" ААҖ IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләр - бүләкләү тантанасына баручылар, калганнары - кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадага. Һәлакәттә озата баручы укытучының һәлак булуы билгеле.
Якынча мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәте иртәнге 7 сәгать тирәсендә булган. Автоус йөртүче идарә итә алмаган һәм кюветка очкан.
Юл-транспорт һәлакәте урынында тикшерү-оператив төркем эшли, һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Язма "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/11/14/91659/

фото: http://www.kp.ru/daily/26159.4/3046505/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk