Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юксынабыз сине, әти

Безнең әтиебез Афзал Корбанов 1917 елда туган. 1939-40 елларда ул колхоз рәисе булып эшли. Олыяз музеендагы хуҗалык тарихы турындагы стендта аның да исем-фамилиясе бар. БАМ төзелеше башлангач, әти шунда китә һәм сугыш башлану турындагы хәбәрне дә туган җиреннән меңнәрчә чакрым читтә булганда ишетә. Сугышка да шуннан алына. Сөйләве буенча, Кукмара...

Безнең әтиебез Афзал Корбанов 1917 елда туган. 1939-40 елларда ул колхоз рәисе булып эшли. Олыяз музеендагы хуҗалык тарихы турындагы стендта аның да исем-фамилиясе бар.

БАМ төзелеше башлангач, әти шунда китә һәм сугыш башлану турындагы хәбәрне дә туган җиреннән меңнәрчә чакрым читтә булганда ишетә. Сугышка да шуннан алына. Сөйләве буенча, Кукмара аша узып көнбатышка китә. Гаиләдән биш ир бала сугышка чыгып китәләр, өчесе шунда мәңгелеккә ятып кала. Бер бәрелештән соң әтиебезнең дә батырларча һәлак булуы турында язу килә. Әмма, нинди сөенеч, ул исән була!

Әти Ленинград өлкәсенең Волхов фронтында сугыша, ике тапкыр яралана. Сугышчан дуслары, яу кырында күргәннәре, кичергән авырлыклары турында әтиебез мәктәпләрдә булган очрашуларда күп сөйли иде. Кызганыч, игътибар белән тыңланылмаган.

Ленинградны азат иткәндә аның турында фронт газетасында фоторәсеме белән түбәндәге язма чыга: "Герой боев старшина А. Курбанов в одном сражении огнем своего орудия прямой наводкой уничтожил два немецких дзота и две пулеметные точки врага. Тов. Курбанов награжден медалью "ЗА ОТВАГУ".

Моннан тыш, аның күкрәген Дан, Кызыл Йолдыз орденнары, "Ленинградны азат иткән өчен", юбилейлар уңаеннан бирелгән медальләр бизи иде.

Әти армиягә алынган җиреннән, сугыш газапларын кичеп, җиде елдан соң гына туган авылына әйләнеп кайта. Аннан соң гаилә кора, колхозда яшелчәчелек бригадиры булып эшли, ревизия комиссиясе әгъзасы булып тора. Без, алты баланы, әни белән тәрбияләп аякка бастыралар. Гомер буе аны сугыш яралары борчыды, аяк балтырын бәйләп йөрде, арка-сыртында бармак-бармак тишекләр бар иде.

Быел әтиебезнең безнең арабыздан киткәненә 35 ел булды. Туганнарны, якыннарны җыеп аның истәлегенә аш үткәрдек. Укыган догаларыбыз аның рухына барып ирешсә иде.

Балалары

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев