Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ хезмәткәрләре табутта кара уылдыкка тап булганнар

Әлеге хәл Хабаровск өлкәсендә булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек арттырган өчен ритуаль агентлык автобусын туктата һәм тикшерү барышында ярты тонна кара уылдыкка тап була. Машина йөртүче инспекторларга вафат булган хатын-кыз җәсәден бер төбәктән икенчесенә алып баруы турында хәбәр итә. Административ беркетмә төзегән вакытта инспекторлар машина йөртүчегә салон ишеген ачарга куша һәм...

Әлеге хәл Хабаровск өлкәсендә булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек арттырган өчен ритуаль агентлык автобусын туктата һәм тикшерү барышында ярты тонна кара уылдыкка тап була.

Машина йөртүче инспекторларга вафат булган хатын-кыз җәсәден бер төбәктән икенчесенә алып баруы турында хәбәр итә. Административ беркетмә төзегән вакытта инспекторлар машина йөртүчегә салон ишеген ачарга куша һәм веноклар арасыннан пластик савытларга тутырылган уылдык табыла. Алар мәрсин балыгыныкы дип фаразланыла.

Табутта да үлгән кеше түгел, ә махсус савытлар белән шыплап тутырылган уылдык кына була. Ритуаль агентлыкның ике хезмәткәре тоткарлана. Әйтүләренчә, аларга таныш булмаган кеше, вафат булган туганының җәсәден икенче төбәккә илтү йомышын җиткереп мөрәҗәгать итә. Табутны да билгесез кешеләр төягән, ә әлеге эш өчен йөртүче һәм аның хезмәттәшенә 25 мең сум акча ышандыралар.

Хәзер хокук сакчылары канунсыз рәвештә аеруча кыйммәт саналган биологик су байлыкларын чыгару һәм ташучыларны эзләү белән мәшгуль, ди.

http://intertat.ru

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X