Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йокы әдәпләре

Соңгы вакытта начар төшләр еш күрәм. Иртән торгач, шомлы, авыр уйлардан кәефем кырылган була, аннары көне буе борчылып йөрим. Бу мәсьәлә буенча дин әһелләре берәр киңәш бирмәсләр микән? Эльвира. Йокы ул - ял итү өчен кешегә бирелгән Аллаһның бер зур нигъмәте. Кешенең йокы вакытында төрле төшләр күрүендә без белеп бетерә...

Соңгы вакытта начар төшләр еш күрәм. Иртән торгач, шомлы, авыр уйлардан кәефем кырылган була, аннары көне буе борчылып йөрим. Бу мәсьәлә буенча дин әһелләре берәр киңәш бирмәсләр микән?

Эльвира.

Йокы ул - ял итү өчен кешегә бирелгән Аллаһның бер зур нигъмәте. Кешенең йокы вакытында төрле төшләр күрүендә без белеп бетерә алмаган ниндидер мәгънә - хикмәт бар. Бер мөбарәк хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.) төшләр турында әйтеп, безгә бу хакта мондый аңлатма бирә: "Төшләр өч төрле була: "Рахмәни (Аллаһтан), "нәфсәни" (кешенең көн дәвамында уйлаган гадәти нәрсәләрне күрү) һәм "шәйтани" (шайтаннан). Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында кемгә тели сөйләсен. Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, дөреслектә, бу төш шайтаннандыр. Бу очракта төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып (ягъни "Әгузү-бисмилләһне" әйтеп), икенче якка борылып ятарга, соңыннан исә күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә кирәк. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс".

Начар төшне инде күргән кеше өчен әлеге хәдис бер киңәш-нәсыйхәт булып тора. Әмма начар төшләр күрмичә тыныч йокларга теләсәк, шәригатьтә каралган "йокы әдәпләре" дип атала торган кагыйдәләрне үтәү мәслихәт. Шушы әдәпләрнең берсе - йоклар алдыннан күп ашамау. Тулы карынга йоклау нәтиҗәсендә организм тиешенчә ял итә алмый, шулай ук бу начар төшләр күрүгә дә сәбәп булырга мөмкин. Моннан тыш үзенең бер хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.) бу хакта болай ди: "Тулы карынга йоклау күңелнең катылануына, кансызлануына китерә". Ә хәзрәти Гали ибне Әбү Талиб үз улы Хәсәнгә мондый киңәш биргән булган: "Әгәр шушы 4 нәрсәне онытмыйча тормышыңда куллансаң, авырмассың һәм табибларга мохтаҗ булмассың: - тамагың ачмыйча табын алдына утырма; - ашарга утырсаң, өстәл яныннан тукланганчы торып кит; - ашаганда ризыкны яхшылап чәйнә; - йокларга ятар алдыннан бәдрәфкә кереп чыгарга тырыш.

Мөһим йокы әдәпләренең тагын берсе - йокларга ятар алдыннан тәһарәт алу. Ятканчы шулай ук юрганны җиңелчә селкергә, урын-җирне сыпырып алырга киңәш ителә. Сөннәт буенча уң як янга ятып, уң кулны яңак астына куеп йоклау дөрес санала. Шулай ятканда йөзең кыйбла тарафына юнәлгән булырга тиеш (шушы рәвешле йоклау "мөэминнәр йокысы" дип атала). Башың белән кыйблага таба ятып йоклау да дөрес, әмма аякларны кыйблага таба сузып яту дөрес түгел. Шуңа да игътибар итәргә кирәктер: шәригать буенча ирләргә йөзтүбән (эчкә) капланып, ә хатын-кызларга чалкан ятып йоклау ярамый (моның да начар төшләр керүгә сәбәп булуы ихтимал).

Сөннәткә туры китереп яткач, "Аятелкөрси"не уку бик файдалы. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, йоклап китәр алдыннан "Аятелкөрси" укыган кешене фәрештәләр төне буе саклый, җен-шайтаннар исә бернинди зыян сала алмый.

Шунысы да мөһим: йокларга яткач, көн дәвамында башкарылган эш-гамәлләреңне барлап, хата-кимчелекләрең, гөнаһларың өчен тәүбә итеп, Аллаһтан ярлыкауны сорарга, аннары исә сиңа ниндидер начарлык эшләгән, нинди дә булса зыян салган кешеләрне ихластан гафу итәргә кирәк. Бу чиста йөрәк, тыныч күңел белән йоклап китәргә, төн дәвамында яхшы йокларга һәм ял итәргә ярдәм итәчәк.

Иртән торгач, битеңне кул учлары белән ышкып алырга һәм "Әлхәмдүлилләһ!" дип, Аллаһны искә төшерергә кирәк. Торып утыргач, шушы доганы уку сөннәт булып санала: "Әлхәмдү лилләһилләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиннүшүүр" (үлем биргәннән соң безне яңадан терелткән Аллаһка мактау булсын, без барыбыз да Аңа кайтачакбыз).

Менә шулай ислам әдәбе буенча йокласаң, иртән торгач дога укып, тәһарәтләр алып яңа көнне каршыласаң, шул көн дәвамында күңелең шат, күтәренке һәм тыныч булыр. Әлбәттә, моның нигез-максаты Аллаһ ризалыгын алу булырга тиеш.

Җавапны Р.Курамшин әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев