Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язып кына түгел, җырлап та тәнкыйтьлиләр иде

Мин үзем район газетасын 1956 елдан бирле алам. Ул вакытта газета "Большевик" дип атала иде. Район газетасы хезмәткәрләре 1938-1940 елларда, агитбригада булып, авылларга килеп, концертлар куялар иде. Язгы чәчү, урып-жыю чорларында кыр станнарында, ындыр табакларында колхозчылар белән очрашып җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп чыгалар, алдынгыларны мактап жырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр иде. Кайбер җырлар...

Мин үзем район газетасын 1956 елдан бирле алам. Ул вакытта газета "Большевик" дип атала иде. Район газетасы хезмәткәрләре 1938-1940 елларда, агитбригада булып, авылларга килеп, концертлар куялар иде. Язгы чәчү, урып-жыю чорларында кыр станнарында, ындыр табакларында колхозчылар белән очрашып җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп чыгалар, алдынгыларны мактап жырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр иде. Кайбер җырлар бүгенгедәй хәтеремдә:

Ике килен-килендәш,

Берсе - ялкау, берсе - яшь.

"Тарак юк", - дип җавап бирә

Чәч тарарга иренгәч.

Менә иптәш хатын-кызлар,

Сез дә шулай булмагыз,

Күз ачарга да бирмәбез,

Сездән бигрәк көләрбез.

***

Сәрбиҗамал сиңа әйтәм,

Син ни эшләп йөрисең?

Хәйригә ни булганын

Сорамыйсың, белмисең!

Менә шулай халык күңеленә хуш килердәй җырлар башкарып, Нәҗип Кәшипов, Мәрьям Галиева, Исмәгыйль, Нурмый (фамилияләрен онытканмын) концертлар куялар иде. Аларның кайларда, ничек чыгыш ясаулары бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Красный Октябрь авылы егете, пекарняда эшләүче Бәдыгетдин Баһаветдинов та агитбригада составында йөрде. Ул сугышта үлеп калган, ишетүем буенча очучы булган.

"Хезмәт даны" газетасына вакытында язылып, һәр санын укып барам. Газета район яңалыкларын, уңышларыбызны, җитезсезлекләрне укучыга җиткереп бара: уңышларга сөенеп, җитешсезлекләргә борчыласың.

Сезнең иҗади эшегездә уңышлар, куанычлы гомер теләп Равил КӘРИМОВ, Поч. Кучук авылы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk