Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшен сугып, күз ачып йомганчы, йорт күмергә әйләнә

Сентябрь башында булган давыл, яуган яңгырлар күп кенә кешегә зыян алып килде. 8 сентябрь көнне Арчаның Южная урамындагы ике фатирлы йортны яшен суга. Күз ачып йомганчы күмергә әйләнә алар. Ә анда яшәүчеләр бернәрсәсез урамда кала. - Арчаның Һади Такташ урамында әби-бабайдан калган кеч­кенә генә иске йортыбыз бар иде. 1946 елгы...

Сентябрь башында булган давыл, яуган яңгырлар күп кенә кешегә зыян алып килде. 8 сентябрь көнне Арчаның Южная урамындагы ике фатирлы йортны яшен суга. Күз ачып йомганчы күмергә әйләнә алар. Ә анда яшәүчеләр бернәрсәсез урамда кала.

- Арчаның Һади Такташ урамында әби-бабайдан калган кеч­кенә генә иске йортыбыз бар иде. 1946 елгы ул. Аңа газ да, су да, хәтта ут та кермәгән. Әлегә шунда урнашырга мәҗбүр булдык, - ди шул фатирларның берсендә яшә­гән Мәгъдәнур Җамалиев. - "Водоканал" бушка су кертеп бирде. Яхшы күңелле кешеләр бар. Ничек тә ярдәм итәргә тырышалар. Кире бормадылар. Газ булса, бәлки, кышны шунда чыгар идек. Олыгайган көнебездә бар җыйган малыбызның көлгә әйләнүен авыр кичердек. Үзәкләрне өзде бу бәла. Еламаган көнебез юк. Карчыгым Сания дә бик кайгыра.

Мәгъдәнур абыйларның күр­шесендә Дания Либцегер һәм аның ире Гафур Нәфыйков яши. Аларның бөтенләй барыр җире калмаган. "Кем чакыра, шуңа барып төн кунабыз. Көтмәгәндә килеп чыккан афәт бөтен тормыш­ның ямен алды. Пенсия яшендә бит инде без. Хәзер йорт салыр мөмкинлегебез дә, яшьлегебез дә юк", - ди Дания апа.

Йортсыз, каралты-курасыз кал­ган ике күрше янгын сүн­дерүчеләрнең озак килүләрен әйтә. "Янгын сүндерүчеләр вакытында килсә дә, бәлки, йортны сак­лап кала алган булыр идек. Машиналар соң килде. Бер­се­нең суы бөтенләй юк, икен­чесенең су сиптерә торган шлангы тишек, бө­тен суы урамга акты. Өчен­чесендә су аз иде. Аннары алар суга китте. Әйләнеп килүләренә йорттан берни калмаган иде инде", - дип искә ала Мәгъдәнур абый. Дөрес, янгын сүндерүчеләр башка фикердә. "Яшен электр баганасын суккан, йортка ут шуннан күчкән. Безнең машиналар фа­җига урынына сусыз бармый. Берсендә 2,5 тонна су була. Аны 5-10 минут эчендә сиптереп бетерәләр. Карап торган кешегә, әлбәттә, су бик тиз беткән кебек тоела", - ди Арча районы янгын сүндерү станциясе җитәкчесе урынбасары Искәндәр Юзәев.

Ничек кенә булмасын, ике гаилә торыр җирсез калган. "Түбәне дә, өйне дә калай белән тышлаган идем. Шул гына утны тышка чыгармады дип уйлыйм. Ходайның рәхмәте, шуның аркасында күршеләргә зыян килмәде. Йортыбыз торырлык иде әле. Дүрт ел буе ремонтлап, быел эшне төгәлләгән генә идем. Хәзер инде ял итәрмен, балыкка йө­рермен, дип хыялландым. Әмма ни күрәсен кем белсен? Олыгайган көнебездә бер тиенсез урамда утырып калдык", - ди Мәгъ­дәнур абый.

Җамалиевларның бар өмете - изге күңелле кешеләрдә. Газета укучылар арасында әлеге гаилә язмышына битараф булмаган кешеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Банк получателя:
Доп офис №8610/0679
Кор/счет банка:
30101810600000000603
БИК банка: 049205603
Ф.И.О получателя: Замалиев Магданур Шириазданович

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 140 | 24.09.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk