Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яратмасам, эшләмәс идем, ди 39 ел руль артында йөрүче Фәрит Муллануров

Без үскәндә кайсы малай шофер булу турында хыялланмады икән? Бу һөнәр бүген дә үзенең дәрәҗәсен югалтмады. Юллардагы ташкындай хәрәкәт машина йөртүчедән аеруча уяулык һәм осталык, кайчак бер мизгел эчендә карар кабул итеп өлгерүне сорый. Район газ эксплуатацияләү хезмәте шоферы Фәрит Муллануровта тәҗрибә җитәрлек: 1975 елдан бирле руль артында икән ул....

Без үскәндә кайсы малай шофер булу турында хыялланмады икән? Бу һөнәр бүген дә үзенең дәрәҗәсен югалтмады. Юллардагы ташкындай хәрәкәт машина йөртүчедән аеруча уяулык һәм осталык, кайчак бер мизгел эчендә карар кабул итеп өлгерүне сорый.

Район газ эксплуатацияләү хезмәте шоферы Фәрит Муллануровта тәҗрибә җитәрлек: 1975 елдан бирле руль артында икән ул. Кукмара 1нче урта мәктәбеннән аттестат белән бергә машина йөртү хокукын бирүче таныклык алып чыккан. Белемен Нократ Аланы механика техникумында ныгыткан. Һөнәре хәрби хезмәт үткәндә дә ярап куйган, куәтле "Урал" машинасын йөрткән анда. Армиядән кайткач, төзелеш-монтаж идарәсенә урнашып, егерме ел буе шунда эшләгән.

-Башта "Урал", аннары КамАЗ машинасында төзү материаллары ташыдым. Ерак юллар гиздем, дөнья күрдем: йөкне Свердловск, Түбән Тагил, Магнитогорск шәһәрләреннән, Башкортостаннан алып кайта идем, - дип сөйли ул. -Төрле хәлләргә юлыккан булды. Хәтәр туксанынчы елларда юлда җинаятьчел төркемнәр сагаласа да, шөкер, һөҗүм иткәннәре булмады. Уңыш җыюда ярдәм итү өчен бортлы КамАЗ белән Казахстанга, Украинага да барырга туры килгәләде. Ни кызганыч, Донбассның без ашлык ташыган җирләрендә хәзер канкойгыч сугыш бара.

Халык телендә әлегәчә "Райгаз" дип йөртелгән оешмада эшләвенә дә унсигез ел булган Фәрит Муллануровның. Районны газлаштыруга шактый көче кергән. Кирәкле материалларны Мәскәү, Саратов, Уфа шәһәрләреннән ташыган. Хәзер куәтле ГАЗ-47 вездеходы (теләсә кайсы җирдә йөри ала торган машина) белән идарә итә.

-Эретеп ябыштыручы эшчеләребезне йөртәм. Эшнең беткәне юк: шәхси хуҗалыкларда иске торбаларны, газ казаннарын, хисаплагычларны алыштыручылар күп, - ди.

Район газ эксплуатацияләү хезмәте җитәкчесе Марат Борһанов әңгәмәдәшемне мактап телгә алды: "Төгәл, машинасы һәрчак төзек, рационализаторлык тәкъдимнәре дә кертә." Уйлап тапкан эшләре унлап икән. Осталыгы, файдалы тәкъдимнәре өчен "Газпром"ның, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.

-Яратасызмы хезмәтегезне? - дип гадәти сорауны бирергә булдым Фәрит Муллануровка. Болай да аңлашыла, югыйсә.

-Яратмасам, эшләмәс идем, - дип җавап бирде ул, ике дә уйлап тормыйча. - Техникага тартылуым әтиемнән килә. Сугыштан кайтканнан соң, ул гомер буе автомәктәптә директор урынбасары булып эшләде.

Юллар, юллар... Игътибарсызлыкны, нервлар киеренкелеген кичерми алар. Руль артына тыныч күңел белән утырсаң гына имин йөрергә була. Ул яктан әңгәмәдәшемә зарланырлык түгел. Вакыт белән исәпләшмичә эшләвенә тормыш иптәше сүз әйтмәгән: аңлашып яшәгәннәр. Ник дисәң, Әлфинур ханымның үз эше дә гаять тынгысыз иде. Күп еллар типографиядә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты ул. Һәр хәрефне кулдан җыеп, газетаны бастырып өлгертү өчен еш кына төнгә кадәр калулар турында бу коллективта әле дә искә алып сөйлиләр.

"Сигездән бишкә" кадәр генә эшләмәсәләр дә, кызларына яхшы тәрбия бирү өчен вакыт таба алганнар бу гаиләдә. Икесе дә югары белемле. Олысы Фидәлия - җәмәгать судьясы, кечесе Фәридә - район Пенсия фонды идарәсе белгече. Үз гаиләләрен корып, инде өч онык белән сөендерергә өлгергәннәр.

-Кызларым машина йөртү осталыгы буенча ир-егетләрдән калышмыйлар,- ди Фәрит Муллануров. Йөзендә канәгатьлек билгесе чагыла.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk