Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ялгышырга хакыбыз юк, ди район җәмәгать судьясы Заһит Сафин

Суд хезмәткәрләренең авыр, җаваплы эшләре турында күп язарга була. Алар үзләренең шәхси вакытларын, күңел тынычлыгын кызганмыйча, күп еллар сабыр гына халкыбызга, илебезгә хезмәт итәләр. Бу язмамда районыбызнын жәмәгать судьясы - Заһит Сафин турында язып үтәсем килә. Хезмәт юлы, эш үзенчәлекләре турында сөйләвен сорагач, ул менә нәрсә дип жавап бирде: -...

Суд хезмәткәрләренең авыр, җаваплы эшләре турында күп язарга була. Алар үзләренең шәхси вакытларын, күңел тынычлыгын кызганмыйча, күп еллар сабыр гына халкыбызга, илебезгә хезмәт итәләр. Бу язмамда районыбызнын жәмәгать судьясы - Заһит Сафин турында язып үтәсем килә. Хезмәт юлы, эш үзенчәлекләре турында сөйләвен сорагач, ул менә нәрсә дип жавап бирде:

- Тормыш юлын сөйли башласак, ул күп томлы китапка сыешлы булыр иде. Хезмәт юлы да тигез генә бармый. Минем үземнең дә хокук саклау органнарында 32 ел эшләү дәвамында төрле вакытлар булды. Авырлыклар җиңел генә узмагандыр,. ә хәзер алар кызыклы вакыйга кебек кенә тоела. Бүгенгедәй хәтеремдә, армия хезмәтен тәмамлап кайтуга, милиция замполиты Дамир Гаязов үгетләве йогынтысында милиция хезмәткәре булып эшкә кердем. Бер-ике ай эшләп, бу хезмәтнең ниндилегенә төшенә башлагач, мин моннан тизрәк китү юлын эзли башладым. Кайда ул тиз генә китү? Элек бит шулай иде: комсомол, партия кушкан икән - эшлисе. Китү юлы өч кенә дип, шаярыпмы, чынлапмы әйттеләр кадрлар бүлегендә: сәламәтлек буенча, пенсия вакыты житкәч, өченчесе - үзеңне начар яктан күрсәтеп. Ул вакытта энергия ташып тора, сәламәтлектән зарланып булмый, пенсиягә ерак әле, начар юл белән китәсе килми эштән. Шулай итеп, бер юл гына калды миңа - эшләргә. Язмышның мине, бәргәли-бәргәли, шушы юлдан алып барганына бер дә үкенмим. Хәзер башкара торган хезмәтемә кирәкле сыйфатлар миңа бу өлкәдә эшләгән дәвердә килде. Чынлап торып уйлансаң, һәрбер эштә дә шулай бит. Яшь вакытта тырышып эшләү турында сирәк уйлыйсың, башта күбрәк яшьлек җиле уйный, шуңа күрә ул вакытта каты кул кирәк. Җитәкчеләрем миңа карата һәрвакыт таләпчән, кырыс булдылар. Ләкин моның өчен мин аларга зур рәхмәтле, чөнки кирәк вакытта алар мине "урынга утырта" белделәр. Ә ул чагында аларга ачулы буласың, юкка тәнкыйтьләделәр дип, еллар буе рәнҗеп йөрисең. Юк, тормышта бер нәрсә дә юкка түгел икән.

15 ел дәвамында эшләгән хәзерге профессиям (җәмәгать судьясы) күп вакыт кешегә җәза бирү белән бәйләнгән. Без закон кысалары нигезендә тиешле җәзаны бирмичә кала алмыйбыз. Шуңа күрә мин килгән авырлыкны сабыр гына күтәрә белергә кирәклеген аңлатырга тырышам. Кайберәүләрдән каргау, рәнҗүле сүзләр дә еш ишетергә туры килә. Ни эшлисең бит, кеше эмоциясен күбрәк бездә калдырырга тырыша, мин анысыннан курыкмыйм. Ә тормышта минем иң курыкканым - гаепсез кешене ниндидер хаталар аркасында гаепле дип табып, җәзага тарту. Судья дигәч тә, без дә - кешеләр, ялгышу булырга мөмкин. Әмма ялгышырга һич тә хокукыбыз юк, без моңа зур җаваплы. Шуңа күрә хезмәтебездә (һәм шулай ук барлык эштә дә дип уйлыйм) иң кирәк нәрсә - ул җаваплылык, башкарган эшең өчен җавап тоту.

Заһит Сафин узган ел "Россиядә суд реформасына 150 ел" медале белән бүләкләнде.

Нурия КАЮМОВА, район судының пресс-служба җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев