Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, танылган хоккейчы Фәнүзәнең перчаткасы Канадада калган

Сәрдекбаш авылы кызы, 16 яшьлек Фәнүзә Кадыйрова хоккей буенча яшьләрнең дөнья чемпионатында бронза медаль яулады. Орчык кадәр генә булган Фәнүзәнең егетләр белән бер командада "Олимп" боз сараенда хоккей уйнавын яратып күзәтә идем. Кай арада гына алканы эләктереп ала да, үзеннән бер башка озын яшьтәш егетләрен алдалап китеп, капкага кертә дә...

Сәрдекбаш авылы кызы, 16 яшьлек Фәнүзә Кадыйрова хоккей буенча яшьләрнең дөнья чемпионатында бронза медаль яулады.

Орчык кадәр генә булган Фәнүзәнең егетләр белән бер командада "Олимп" боз сараенда хоккей уйнавын яратып күзәтә идем. Кай арада гына алканы эләктереп ала да, үзеннән бер башка озын яшьтәш егетләрен алдалап китеп, капкага кертә дә куя! Малайлардан бер аермасы да юк - киемендәге саныннан һәм берникадәр күренеп торган чәченнән генә аның Фәнүзә икәнен чамаларга була иде.

Тренер Илдар Ганиев кул астында шөгыльләнгән җиреннән күреп алдылар Фәнүзәне. Иң элек Сабаның җыелма командасына чакырып алсалар, әтисе, Фәнүзәнең беренче тренеры Фәһим Кадыйров, республикада кызлар арасында хоккей командасы ачылачагын ишетеп, аны Казандагы "Форворд" хоккей клубына алып килә. 7нче сыйныфны Казанда укый кыз. Районнардан килгән үзе кебек сәләтле кызлар белән Жилплощадкада тора. Шундагы мәктәпләрнең берсендә белем ала, элеккеге хоккейчы, тренер Сергей Столбун кул астында тупланган командада шөгыльләнүен дәвам итә. "Яшен ташы" булган Фәнүзәне турнирларда күзәтеп, Уфа, Түбән Новгород командаларына чакыралар. Әмма Столбун, безнең республикада хатын-кызлар арасындагы хоккейга хәерхаһлы караш булмаячагын аңлап, 2012 елда Фәнүзәне һәм тагын берничә кызны алып Коми республикасына китә. Анда "Арктик Университет" командасы төзелә. Бик тиздән якташыбыз Ухта шәһәрендә дә үзенең лидер икәнен раслый: аны Россиянең кызлар арасындагы яшьләр җыелма командасына алалар.

Һәм менә Американың Буффало шәһәрендә үткән яшьләрнең дөнья чемпионатында тарихта беренче тапкыр Россия җыелма командасы пьедесталга менеп, бронза медальләргә лаек булды. Әлбәттә, бу җиңүдә Фәнүзәнең өлеше әйтеп бетергесез. Алай гына да түгел, матур, хәлиткеч голлары белән турнирның төп геройларының берсенә әверелә ул. Чемпионатның иң яхшы биш һөҗүмчесе исемлегенә керә. Чехия командасы белән уйнаганда таяк очына "элеп"куйган алкадан (сирәк хоккейчылар гына таяк очына алка элә ала) кергән голны да хөкемдарлар исәпләгән булсалар, әлеге исемлекнең башында Фәнүзә торган булыр иде. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә дә бүләкләнә ул. Чемпионат тәмамлангач, кызның перчаткасын хоккейның Торонтодагы дан Залына сорап алалар. Мәгълүм булганча, биредә дөнья күләмендәге легендар хоккейчыларның гына киемнәре, фоторәсемнәре саклана.

Чемпионатта Россия командасының ничек уйнауларын хоккей сөючеләр генә түгел, спортчы кызларның әти-әниләре, якыннары да дулкынланып күзәтә.

-Телевизор экраннары аша трансляция булмаганлыктан, матчларның ничек барганын интернет аша укып белеп тордык, - ди әтисе Фәһим. - Безнекеләр Канада (2:3), Америка (1:7) командаларына җиңелсәләр дә, ярымфиналда финнар белән булачак уенны көтеп алдым. Төнге сәгать өч. Хатыным Гөлзия: "Әй, борчылма, барыбер җиңәләр алар",-дип мине тынычландырып йокларга ятты. Уен башланды. Укыйм, исәп финнар файдасына, һаман 1:3 әле. Йөрәк сикерә, чәй эчәргә чыгып киттем. Килеп карасам, Фәнүзә биргән "пас" белән 2:3 булган. Уен тәмамланырга сигез минут кала Фәнүзә исәпне тигезләде - 3:3. Овертайм була икән, дип уйлап бетерүем булды, 3 секунд кала Фәнүзәнең дүртенче алканы кертүе турында экранда язу пәйда булды. Шатлыктан кычкыруыма өйдәгеләр дә уянды инде, билгеле. Ә инде өченче урын өчен барган матчта Чехия командасын алар 5:1исәбе белән җиңеп, бронза медальләргә лаек булдылар.

Әтисе биш яшьтән тимераякка бастырган кызны бүген, әнә, бөтендөнья күләмендә алкышлыйлар. Чит илләрдәге командалардан да чакыру булган инде. Әмма Фәнүзә аларга әле уңай җавап бирмәгән. Аны инде олылар арасындагы Россия җыелма командасы составына алганнар. Димәк, тиздән якташыбызны Олимпия уенары көтә. Анда да сынатмаячак ул.

Фәнүзәгә 6 апрельдә 17 яшь тула. Буе -165 сантиметр, авырлыгы -63 килограмм. Чемпионатта көндәшләр капкасына кергән 16 голның 5 се - аның исәбендә. Кумирлары -Илья Ковальчук, Павел Дацюк, Патрик Кейн. "Арктик университет"та 17нче номер астында уйный. Яраткан ризыгы - кыстыбый. Елга бер-ике тапкыр Сәрдекбашка кайтып килә. Абыйсы Булат - яшьләр хоккей лигасының Әлмәттәге "Спутник" командасында уйный, сеңлесе Айзилә "Ягуар" хоккей командасына йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk