Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Илдар Хәбибуллин Татарстанның 14 спорт остасын тәрбияләгән

Казан дәүләт энергетика университетының физик тәрбия факультеты доценты, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Илдар Хәбибуллин - безнең якташыбыз, Зур Кукмара авылы егете. Татарстанның 14 спорт остасын тәрбияләгән, бик күп шәкертләрен көрәш нечкәлекләренә өйрәткән якташыбыз белән телефон аша элемтәгә чыктык. -Беренче тапкыр сөлге тотып мәйданга чыккан мизгел хәтерегездә сакланамы? - Мәктәптә укыган...

Казан дәүләт энергетика университетының физик тәрбия факультеты доценты, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Илдар Хәбибуллин - безнең якташыбыз, Зур Кукмара авылы егете. Татарстанның 14 спорт остасын тәрбияләгән, бик күп шәкертләрен көрәш нечкәлекләренә өйрәткән якташыбыз белән телефон аша элемтәгә чыктык.

-Беренче тапкыр сөлге тотып мәйданга чыккан мизгел хәтерегездә сакланамы?

- Мәктәптә укыган чакларымда ук спортның футбол, биатлон, чаңгы, теннис кебек төрләре белән бик кызыксынып шөгыльләндем, ә менә көрәшкә мин соң килдем, армиядән кайткач кына бил алыша башладым.

- Сез - республикага танылган көрәшчеләр -Зөлфәт Хәсәнов, Илгиз Әхмәтгалиевларны, Татарстан, Россия чемпионнарын әзерләгән остаз. Казан шәһәренең Киров районы Сабан туеның баш батыры, Муса Җәлил турнирының күп тапкырлар призеры, спорт остасы булган улыгыз Илфат та мәйдан тота. Көрәш сезнең өчен нәрсә ул?

-Көрәш - ул егетләрне ир кеше буларак тәрбияләүче бик авыр спорт төре. Яхшы көрәшче булу өчен түземлек тә, тырышлык та, ихтыяр көче дә кирәк. Юкка гына гына: "Уңышларның сере 99 процент тырышлыкта, 1 процент талантта, сәләт тырышлык аша килә", - дип әйтмиләрдер. Кайвакыт 6 яшьлек бала көрәшкәндә үк анда сәләт бармы-юкмы икәнен аңларга була. Ялкаулыкларын җиңә алмыйча көрәштән китәргә мәҗбүр булган әллә нинди талантлы егетләр дә очрады. Ә минем өчен спорт гомерлек юлдашым инде ул, аннан котылып булмый. Әйе, яратам эшемне. Яратмасам,30 ел тренер булып эшләмәс тә идем. Үземнекеләр өчен борчылып, ярышлардан сыккан лимон кебек кайтып кергән вакытларым аз түгел, ахыргы вакытта менә йөрәгем дә сиздерә башлады инде.

-Зур Кукмарада соңгы тапкыр кайчан булдыгыз?

- Авылыбыздагы йортыбыз буш инде хәзер, әти-әнием исән түгелләр. Узган атнада кайтып бәрәңге утыртып килдек. Туган нигеземдә өй сала башлаганга тугызынчы ел инде, пенсиягә чыккач шунда кайтырга исәп.

Казанга Лилия НУРГАЛИЕВА шалтыратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X