Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Динара Алексеева Ростов өлкәсенең Шахта шәһәреннән кайнар сәлам юллый

Якташларыбыз кайлада гына яшәсәләр дә, үз урыннарын табып, матур гомер кичерәләр. Туган якларын да онытмыйлар, якыннары белән аралашып, күрешеп торалар. Динара Алексеева белән безне әнисе Венера Хәйруллина таныштырды. Ил алдындагы бурычы Динараны еракларга алып киткән. -Динара, сез кайда тудыгыз, ничек шулай читкә китеп төпләнергә булдыгыз? -Мин чыгышым белән Кукмара кызы....

Якташларыбыз кайлада гына яшәсәләр дә, үз урыннарын табып, матур гомер кичерәләр. Туган якларын да онытмыйлар, якыннары белән аралашып, күрешеп торалар. Динара Алексеева белән безне әнисе Венера Хәйруллина таныштырды. Ил алдындагы бурычы Динараны еракларга алып киткән.

-Динара, сез кайда тудыгыз, ничек шулай читкә китеп төпләнергә булдыгыз?

-Мин чыгышым белән Кукмара кызы. Урта белемне 3нче урта мәктәптә алдым. Лаеш техникумының юридик факультетын тәмамладым. Аннары соң Чечняга хезмәт итәргә алындым. Шул ук вакытта читтән торып Мәскәү гуманитар институтының психология факультетында югары белем алдым. Әнием дә хәрби кеше, ул да шунда унике ел хезмәт куйган. Мине тәрбияләүдә әниемә Нурсәгъдәт әбием нык ярдәм иткән. Хәзерге вакытта мин Ростов өлкәсенең Шахта шәһәрендә яшим. Хәрби частьта элемтә бүлеге начальнигы булып хезмәт итәм. Хәрби дәрәҗәм - прапорщик.

-Хатын-кызларны нәфис затлар, дибез бит. Ә менә хәрби хатын-кыз булуы авыр түгелме?

-Хезмәтебез авыр, әлбәттә. Барлык эшләрне дә ир-атлар белән бер дәрәҗәдә башкарырга туры килә: сафка да басабыз, атышларда да катнашабыз. Билгеле бер вакытта эш сәгате төгәлләнә дигән сүз юк. Әмма хезмәт хакым әйбәт, командирларның да мөнәсәбәтләре яхшы, хөрмәт итәләр.

-Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.

-Бирегә килгәч, беренче тормыш иптәшем белән таныштым. Ул да хәрби кеше иде, тик гомере генә кыска булды, куркыныч авыру аны тормыштан алып китте. Аның белән ике ул үстерә идек. Бу бик авыр вакытлар булды, әмма алар артта калды. Мин яңадан тормышка чыктым, ул шулай ук офицер. Шуңа күрә бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, тату гомер кичерәбез. Өченче балабыз - кызыбыз туды.

-Сездә табигать тә үзгә бит, ияләнә алдыгызмы?

- Яхшыга ияләнүе бик тиз бит ул. Монда табигать бик матур. Яшеллек. Төрле-төрле җиләк-җимешләр үсә. Үзебез дә виноград үстерәбез. Кыш юк, кар яуса да, бер-ике көннән эреп бетә. Кукмарадагы кебек чаңгы-чана шуып булмый.

-Туган якларыгызга еш кайтасызмы? Туганнарыгыз, дусларыгыз белән аралашып торасызмы?

-Җәй көне өч-дүрт мәртәбә кайтып киләбез. Машина белән уңайлы бит. Кыш көне кайтырга бераз куркып торабыз, чөнки балалар салкын һава шартларына ияләнмәгән, чирләп китүләре бар.

Якыннарым белән телефон, скайп аша аралашабыз. Минем кайтуымны дус кызларым көтеп алалар, алар белән очрашмыйча калганыбыз юк.

Ризилә КОРБАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев