Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядегәр мәчетендә узган Мәүлид кичәсенә яше-карты бик күп җыелды

4 гыйнварда хәйран гына суык, җилләп торса да, Ядегәрнең Габделхак мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган аена багышланган Мәүлид кичәсенә яше-карты бик күп җыелды. Кичәдә Габделхак аганың уллары (алар шушы мәчетне торгызуга, яңартуга, янкорма төзеп, мәдрәсә ачып җибәрүгә күп көч куйган игелекле затлар) Заһид, Зөфәр агаларның Казан шәһәреннән үк атап кайтулары,...

4 гыйнварда хәйран гына суык, җилләп торса да, Ядегәрнең Габделхак мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган аена багышланган Мәүлид кичәсенә яше-карты бик күп җыелды.

Кичәдә Габделхак аганың уллары (алар шушы мәчетне торгызуга, яңартуга, янкорма төзеп, мәдрәсә ачып җибәрүгә күп көч куйган игелекле затлар) Заһид, Зөфәр агаларның Казан шәһәреннән үк атап кайтулары, Камышлы авылыннан Коръән Хафиз Рәдиф хәзрәтнең килүе нур өстенә нур булды. Коръән аятьләрен, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган мөнәҗәтләр, тәкъбир әйтүләргә рәсүлебез (с.г.в.) тормышына кагылышлы викторина ялганып китте. Сөбханалла! Иң дөрес җавап бирүчеләр мәдрәсәгә йөрүче яшь шәкертләр булды. Викторинада катнашучыларга Гаяз, Рәдиф хәзрәтләр бүләк итеп, дини китаплар өләштеләр. Мәҗлес, Вәсилә абыстай пешергән бәлешләрне мактый-мактый, күчтәнәчләр белән тулган чәй өстәле артында дәвам итте.

Азат САБИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk