Ябык ишек
Олы яшькә җиткән акыл иясе гыйлемен, белгәннәрен өйрәтеп калдыру өчен укучылары арасында берсен сайлап алырга уйлаган. Шәкертләр барысы да белемле икән. Сайлый алмыйча аптыраган галим, барлык укучыларын да җыеп болай дигән: - Миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Күрәсезме, минем артымда шәһәрдәге иң затлы ишекләрнең берсе. Ул - бик зур, нык чималдан...
Олы яшькә җиткән акыл иясе гыйлемен, белгәннәрен өйрәтеп калдыру өчен укучылары арасында берсен сайлап алырга уйлаган. Шәкертләр барысы да белемле икән. Сайлый алмыйча аптыраган галим, барлык укучыларын да җыеп болай дигән:
- Миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Күрәсезме, минем артымда шәһәрдәге иң затлы ишекләрнең берсе. Ул - бик зур, нык чималдан ясалган. Кайсыгыз шуны чит кеше ярдәменнән башка ача ала?
Шәкертләр, мәсьәләнең чишелешен таба алмыйча, башларын аска ияләр. Бераз кыюраклары, якынрак килеп, ишекне тотып карыйлар, нинди нык булуына дәлилләр китерәләр. Ләкин берсе дә ача алмый, остазлары әйткәнне эшли алмауларын белдерәләр. Бары бер егет кенә ишекне бик яхшылап тикшерә, төрле почмакларына шакып та карый. Бик озак маташканнан соң, экрен генә ишекне этеп җибәрә, ул ачылып китә. Барысы да шакката.
Чынлыкта, ишек бикле түгел, ә бары тик яхшы итеп кенә ябылган була. Акыл иясе шул рәвешле үзенә алмаш таба. Башкаларга түбәндәгеләрне җиткерә:
- Тормышта һәм эшегездә уңышка ирешү өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Беренчедән, нинди генә хәлгә юлыксагыз да, хискә бирелеп, чынбарлык турында онытмагыз. Икенчедән, ашыгып, дөрес булмаган нәтиҗәләр чыгармагыз. Өченчедән, нинди дә булса адымга бару өчен кыю булырга кирәк. Билгеләнгән максатыгызга ирешү өчен үзегезгә ышаныгыз, хыялыгызны тормышка ашыруга бөтен көчегезне куегыз. Һәм, ниһаять, ялгышудан курыкмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев