Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахит механизаторлары көнгә унбишәр сәгать эшли

Берничә атнага сузылган киеренке хезмәттән соң вахитлеләр, ниһаять, бераз җиңел сулап куйгандыр: биредә берникадәр күләмдә катнаш азык культуралары, кукуруз чәчәсе һәм бәрәңге утыртасы гына калган. Елдагыча, хезмәтне оештыру - югары дәрәҗәдә, кызыксындыру чаралары да онытылмаган: өч көн саен башкарылган эшкә йомгак ясап, алдынгыларны бүләкләп барганнар. -Безгә начар эшләргә ярамый, -...

Берничә атнага сузылган киеренке хезмәттән соң вахитлеләр, ниһаять, бераз җиңел сулап куйгандыр: биредә берникадәр күләмдә катнаш азык культуралары, кукуруз чәчәсе һәм бәрәңге утыртасы гына калган. Елдагыча, хезмәтне оештыру - югары дәрәҗәдә, кызыксындыру чаралары да онытылмаган: өч көн саен башкарылган эшкә йомгак ясап, алдынгыларны бүләкләп барганнар.


-Безгә начар эшләргә ярамый, - дип белдерде хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов бу атнада булып узган семинар-киңәшмәдә. -Һәр гектардан 38 центнердан ким уңыш алсак, безгә читтән фураж эзләргә туры килә. Чөнки маллар күп. Ә югары уңыш алу өчен яхшы сыйфатлы чәчүлек материал кирәк, ул уңдырышлылыкны 15 процентка арттыра. Без ел саен шактый күп акча чыгарып, элиталы орлык партияләре сатып алабыз. Ләкин бу чыгымнар үзен аклый. Үзебез дә элиталы орлык җитештереп сату белән шөгыльләнәбез, узган ел 7 миллион сумлык орлык саттык. Быел да Мари-Эл, Чувашия республикаларыннан килеп, чәчүлек материал алып киттеләр, тик үзе - безнең районнан гына кызыксынучы булмады.


Бәрәңгегә дә сорау зур: эресенә һәр килограммын 12-14 сумнан, орлыкка яраклысын 10-12 сумнан алып китәләр икән. Югыйсә, 3-4 ел элек аны 4-5 сумнан да сата алмый интеккәннәр иде.


-Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде ул, бер елны бер төр продукциягә, икенче елны икенчесенә сорау зур була, бәяләр арта. Шуңа да без, үзен акламый дип, бер тармакны да бетергә җыенмыйбыз, - дип юкка гына әйтмидер Нәфыйк Хөсәнов.
Хуҗалык 4 айда 72 миллион ярым сум акча кереме алган, шуный 19 миллионы - саф табыш. Рентабельлек дәрәҗәсе 42 процент тәшкил итә.


-Агрофирмаларда да эшне Вахитов исемендәге һәм "Урал" хуҗалыкларына тиңләштерергә кирәк. Югыйсә, бездә һәр сыердан уртача 6-7 килограмма сөт сауган фермалар да бар. Моның белән ничек көн күрергә мөмкин? Эшне: "Монда без яшибез, шуңа үзебез тырышырга, тәртип булдырырга тиешбез", - дип оештырырга кирәк. Безнең өчен читтән берәү дә килеп эшләмәячәк, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, артта сөйрәлүчеләргә кисәтү ясап.


Ә Вахитов исемендәге хуҗалыкта игътибардан читтә калган бер генә нәрсә дә юк: багана төпләренә кадәр эшкәртелгән, буялган, басулар чиста, онытылган эскерт төпләре, теләсе кайда аунаган чүп-чап да очрамый биредә. "Теләге булган чарасын табар"5 - диләр бит, вахитлеләр моны үз мисалларында раслап киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вахит язгы чәчү

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X