Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахит клубында зур концерт-тамаша оештырылды (+фото)

Бик күп бәйрәмнәр, чаралар үткәрелә. Яңа ел, Сабантуй бәйрәме дисеңме... Ләкин октябрь аенда иң матур бәйрәмнәребез - халыкара Өлкәннәр көне һәм безнең өчен иң кадерле булган Укытучылар көне бәйрәме аеруча зур урын алып тора. Вахит авылы мәдәният йортында Корбан гаете, Өлкәннәр көне, Укытучылар көне һәм артистларыбызның сезон ачылышы уңаеннан зур...

Бик күп бәйрәмнәр, чаралар үткәрелә. Яңа ел, Сабантуй бәйрәме дисеңме... Ләкин октябрь аенда иң матур бәйрәмнәребез - халыкара Өлкәннәр көне һәм безнең өчен иң кадерле булган Укытучылар көне бәйрәме аеруча зур урын алып тора.

Вахит авылы мәдәният йортында Корбан гаете, Өлкәннәр көне, Укытучылар көне һәм артистларыбызның сезон ачылышы уңаеннан зур концерт-тамаша үткәрелде. Тамашачыларыбыз, өлкәннәр, яшьләребез бу бәйрәмне зарыгып көтеп алдылар. Бу тамашада моңлы-дәртле җырлар, биюләр, кызыклы скетчлар һәм алып баручылар - Динәрә Гыйльфанова Инсаф Габидуллиннардан бәйрәмнәр белән котлап иң изге теләкләре җиткерелде.

Зур сәхнәдә популяр, иң якты җырчылар: Янил урта мәктәбе укучылары Адель-Алмаз Муллагалиевлар, Кукмара сәнгать мәктәбе укучысы - Алсу Нуриева, Кукмара аграр көллиятендә белем алучылар - Рәйхан Газизуллин, Рәүф Миннемуллин, Рамазан Мотыйгуллиннар, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары Нияз Кәримуллин, Инсаф Габидуллиннар, Арча педагогия көллиятендә белем алучы - Рәмзил Галиуллин, авылыбыз сандугачы - Дилюс Нәбиев, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе - Шамил Шәфигуллиннарның чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде.

Тамашачыны үзләренең юмор осталыклары белән шаккатырөчлар менә кемнәр иде: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты Айнур Фәхертдинов, Янил урта мәктәбе укучысы Рания Тимергалиева, Арча, Алабуга, Кукмара көллиятендә белем алучылар Рәмзил Галиуллин, Илназ Шәфигуллин, Рамазан Мотыйгуллин.

Дәртле биюләргә килгәндә, мәдәният йортында эшләп килүче "Нур", "Очкын" бию ансамбльләре тамашачыны сөендереп, кайнар алкышларга күмделәр. Ансамбльнең җитәкчесе Нәзилә апа Тимергалиева ничә еллар буе башлангыч мәктәптә бар көчен куеп укучыларны сәнгатькә тартып, тырышып хезмәт куйды. Хәзер дә исә шушы бию ансамбльләрен җитәкләп, бар йөрәген сәнгатькә куеп зур үрләргә, дәрәҗәләргә күтәреләләр. Нәзилә апа Тимергалиевага шушы зур, авыр хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.

Концерт ахырында авылыбыз шагыйрәсе, күп еллар башлангыч мәктәпкә зур хезмәтен, өлешен куйган яраткан укытучыбыз - Ләбибә апа Нигъмәтуллина барлык тамашачыларны бәйрәм белән котлап, катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Чыннан да, авылыбыз балалары, яшьләре сәнгатькә бик бай. Аларның сәнгатькә тартылганнары әллә каян күренеп тора. Клуб мөдире Нәсыйха Нәбиева һәм сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин җитәкчелегендәге зур концерт эчтәлекле булды, югары дәрәҗәдә узды. Тамашачыларга барлык катнашучыларга, оештыручыларга зур рәхмәт!

Нияз КӘРИМУЛЛИН, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының 1 курс студенты, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев