10 октябрь 2014 яңалыклары
-
Әтинең каберенә бардык
Мин 1933 елда Ятмас Дусай авылында дөньяга килгәнмен. Сугыш чоры баласы мин. 1941 елның 22 июнендә күрше-тирә балалар белән уйнап йөри идек, шулчак әти-әниләрнең, күршеләрнең "сугыш башланган" дип кайгыга батып елашуларын ишеттек. Ирләрне, белгечләрне фронтка алу башланды. Безнең авылдан яуга 115 кеше киткән, шуларның 62се генә исән кайта алган. Әтием...
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Чәчәкле сентябрь ае. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, канатланган кебек буласың, шатлыгың эчеңә сыймый. Кем белән булса да бу шатлыкны уртаклашасы килә. Сине ягымлы елмайган укытучың каршылый. Бу сине тагы да шатландыра. Мине белем дөньясына алып керүче беренче укытучым - Галина Якупова. Аның тырышлыгы зур нәтиҗәгә ия. Хәрефләрне танып,...
-
Имамнарга ышаныч зурдан
Кукмара районы мөселман мәхәлләләре саны буенча республикабызда иң алдынгылардан санала: биредә дәүләт тарафыннан теркәлгән 72 мәчет эшләп килә. Мәчет - мәхәлләләр белән җитәкчелек итүче хөрмәтле имам-хатыйблар авылларда бик кирәкле, үтә җаваплы хезмәт башкара. Чыннан да, бүген авыл тормышын мәчет бинасыннан, дини йолаларны үтәүче муллалардан башка күз алдына китерү кыен: халкыбызның...
-
11 октябрьдә Кукмара районында бердәм өмә оештырыла
8-18 октябрь әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү ункөнлеге дип игълан ителде. Бу көннәрдә һәр оешма, предприятие, җирлеккә үз территориясендә тәртип урнаштыру бурычы йөкләнә. Шәхси йорт хуҗалары да капка төпләрен чүп үләннәреннән, төзелеш материалларыннан арындырсын иде. Ә 11 октябрь, шимбә көнне, районда бердәм өмә оештырыла. Анда һәркайсыбыз актив катнашыйк. фото: http://syrlipkishkola.ru/news/2014-04-08
-
Ашлыкны кадерлибез, ди Кукмара элеваторында эшләүче Ольга Балтаева
Урамда көзге соры көн. Элеватор ягыннан искән җил, пыскаклап торган салкын яңгырны аралап, ашлык киптергән исне алып килә. Көзге сагыш таралып киткәндәй була: икмәк, туклык-муллык исе бит бу! Басулардан җыеп алынган иген уңышын саклау өчен зур хезмәт куела биредә. 25 елын шушы изге эшкә багышлаган Ольга Балтаева белән танышырга булдык....
-
Адайда яшәүче Хаҗиевлар гаиләсе инде 13 ел фермерлык эше белән шөгыльләнә (+фото)
Бүгенге авыл тормышы: берәүләр - эш, икенчеләр эшләргә кеше юклыктан зарлана. Адай авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе фермерлык эше белән инде 13 ел шөгыльләнә. Эшне алар әз-әзләп ашлык игүдән башлап җибәргәннәр. Аннары бөртеклеләр белән бергә күпләп бәрәңге игүгә керешкәннәр. 100 гектар җирдә эш башкару, билгеле, бер дә җиңел хезмәт түгел, барысына да...
-
Иң тәмлесе – Кукмара икмәге
Республикабызда игълан ителгән "Татарстанныкын сатып ал" акциясе кысаларында үз районыбызда җитештерелгән товарларны ачыклауга керешәбез. Һөнәрле, тырыш Кукмара халкы ни белән генә шөгыльләнми: ризык пешерү, кием-салым тегү, савыт-саба, төзелеш, йорт кирәк-яраклары ясау дисеңме... Ә бүген сүзебез - галиҗәнап икмәк турында. Студент елларда авылга ялга кайтканда, әти-әнигә күчтәнәч итеп, сумка төбенә 2-3...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе дәвам итә
Кукмарадан Камилла Газизянова фотолары:
-
Вахит клубында зур концерт-тамаша оештырылды (+фото)
Бик күп бәйрәмнәр, чаралар үткәрелә. Яңа ел, Сабантуй бәйрәме дисеңме... Ләкин октябрь аенда иң матур бәйрәмнәребез - халыкара Өлкәннәр көне һәм безнең өчен иң кадерле булган Укытучылар көне бәйрәме аеруча зур урын алып тора. Вахит авылы мәдәният йортында Корбан гаете, Өлкәннәр көне, Укытучылар көне һәм артистларыбызның сезон ачылышы уңаеннан зур...