Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ашлыкны кадерлибез, ди Кукмара элеваторында эшләүче Ольга Балтаева

Урамда көзге соры көн. Элеватор ягыннан искән җил, пыскаклап торган салкын яңгырны аралап, ашлык киптергән исне алып килә. Көзге сагыш таралып киткәндәй була: икмәк, туклык-муллык исе бит бу! Басулардан җыеп алынган иген уңышын саклау өчен зур хезмәт куела биредә. 25 елын шушы изге эшкә багышлаган Ольга Балтаева белән танышырга булдык....

Урамда көзге соры көн. Элеватор ягыннан искән җил, пыскаклап торган салкын яңгырны аралап, ашлык киптергән исне алып килә. Көзге сагыш таралып киткәндәй була: икмәк, туклык-муллык исе бит бу! Басулардан җыеп алынган иген уңышын саклау өчен зур хезмәт куела биредә. 25 елын шушы изге эшкә багышлаган Ольга Балтаева белән танышырга булдык.

-Без аның хезмәтеннән канәгать. Тырышлыгы, ярдәмчел булуы өчен аны коллективта да хөрмәт итәләр, - дип мактап телгә алды аны мастер Венера Гайфетдинова.

Эше тыгыз булса да, Ольга ханымны бүлдереп сөйләшергә туры килде.

- Ашлыкны чүпләрдән чистарту өчен сепараторга җибәреп торуым иде, - дип аңлатты ул, конвейер тасмасы буйлап агылган алтын бөртекләрне күзләп.

-Күрәм, хезмәтегез җиңел түгел: тузаны-чүбе дигәндәй...

-Бернигә карамастан, яратам мин эшемне. Кайсы участокка куйсалар да карышмыйм. Эш сәгатьләреннән соң да, ял көннәрендә дә эшләргә ризалашам. Китәсем дә килми биредән. Югыйсә, пенсия яшендә бит инде мин, - дип елмайды ул. - Кызым Чарозның да бирегә урнашуына унбиш ел инде, быел гына бала белән өйдә утыра.

Ольга ханым тумышы белән Яңа Каенсар авылыннан икән. Үзбәкстанда яшәп, 1989 елда бирегә кайтканнар.

-Ул вакытта өч балабыз бар иде, тагын өчесе монда туды. Кайтуга ирем Алимбай белән икебез дә элеваторга урнаштык. Шул вакыттан бирле шушында мин. Башта Кукмарада барактан бүлмә бирделәр. Соңрак, рәхмәт яугырлары, тузган торак программасы кысаларында өйле булдык.

Ольга ханымның чиста, матур итеп татарча сөйләшүенә сокланып, кайсы милләттән булуын сорамый кала алмадым. Удмурт икән, русча укыган. Әйтүенчә, үзбәкчәне дә туган теледәй белә.

-Ашлыкны кадерлибез, чәчелүенә юл куймаска тырышабыз, кызмасын өчен җилләтеп торабыз. Табыннарга килгән икмәк тәмле булсын, дип көч куябыз, - дип ул янә конвейер янына ашыкты.

Каерып икмәк кискәндә бу ханымны искә алмый калмам, дип уйладым мин, саубуллашып.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X