Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Имамнарга ышаныч зурдан

Кукмара районы мөселман мәхәлләләре саны буенча республикабызда иң алдынгылардан санала: биредә дәүләт тарафыннан теркәлгән 72 мәчет эшләп килә. Мәчет - мәхәлләләр белән җитәкчелек итүче хөрмәтле имам-хатыйблар авылларда бик кирәкле, үтә җаваплы хезмәт башкара. Чыннан да, бүген авыл тормышын мәчет бинасыннан, дини йолаларны үтәүче муллалардан башка күз алдына китерү кыен: халкыбызның...

Кукмара районы мөселман мәхәлләләре саны буенча республикабызда иң алдынгылардан санала: биредә дәүләт тарафыннан теркәлгән 72 мәчет эшләп килә. Мәчет - мәхәлләләр белән җитәкчелек итүче хөрмәтле имам-хатыйблар авылларда бик кирәкле, үтә җаваплы хезмәт башкара. Чыннан да, бүген авыл тормышын мәчет бинасыннан, дини йолаларны үтәүче муллалардан башка күз алдына китерү кыен: халкыбызның ислам шәригате таләпләренә елдан - ел игътибары арта, аң-белемгә омтылуы, дин белән кызыксынуы үсә бара.

Соңгы елларда дәүләт, хакимият вәкилләре дә дин әһелләре белән аралашуны, алар белән киңәш-табыш итүне хуп күрә. Үзара мөгамәлә кору, аралашып, киңәшләшеп тору һәммәсе өчен дә нәтиҗәле булуын тормыш үзе исбатлап күрсәтә...

Яшәешнең һәр тармагында авырлыклар булган кебек, дин әһелләренең дә үз проблемалары бар. Район имамнары ай саен җыелып, төрле мәсьәләләрнең хәл ителү юлларын эзлиләр, үзара гына сөйләшеп калмыйча, төрле дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклеләре белән очрашалар. Корбан гаете алдыннан үткәрелгән җыелыш исә гадәти булмаган җыенга әверелде: ул көнне Үзәк мәчеткә Кукмара районына яңа җитәкче булып билгеләнгән Сергей Димитриев килде.

Ул районда яшәүче мөселманнарны һәрьяклап кайгыртырга, ихтыяҗларына битараф калмаска ышандырды, залда утыручы имамнарны Корбан гаете белән котлады.

Җыелышта катнашкан Кукмара районы прокуроры Минемулла Нәҗипов диннәрнең берсе дә асылда начарлыкка өйрәтмәвен, яшь буынга балачактан ук рухи тәрбия бирү кирәклеген әйтеп узды. Шул ук вакытта динне үзенчә аңлаган, аны шәхси, сәяси максатларда мәкерле рәвештә файдаланырга тырышкан затларга карата уяу, игътибарлы булу да мөһим, дип билгеләп үтте прокурор. Бүгенге җәмгыятьтә рухи-әхлакый тәрбия эшендә имамнарның роле зур булуын ассызыклап, Минемулла әфәнде дин җитәкчеләрен тынычлык - иминлекне саклап калу өчен булдыра алганча тырышырга, яшьләрнең шикле агымнарга, ялгыш-хаталы юлга кереп китүләренә юл куймаска чакырды.

Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров республикабызда күп милләтле, төрле диннәр тотучы халык яшәвен искәртеп узды. "Үзара дус-тату, тыныч яшәү, җәмгыять яшәешендә хөрмәт-илтифатлылык принципларына таяну традицион саналган дини конфессияләрнең тәгълиматында чагыла. Мөселманнарда кардәшлек, күрше хакы кебек төшенчәләргә зур әһәмият бирелә. Гарәп халкы мәкалендә: "Яныгыздагы күршегез ерак туганыгызга караганда хәерлерәктер", - дип әйтелүе дә юкка түгелдер", - дип ассызыклады ул.

Имамнар җыелышында Татарстан Диния Нәзарәте вәкилләре дә катнашкан иде. Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Баязитов - физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен оештырылган дини-рухи тернәкләндерү үзәге җитәкчесе буларак билгеле шәхес. Әлеге оешма әүвәл Казандагы "Сөләйман" мәчетендә урнашкан сукырлар җәмгыяте буларак эшләп килсә, хәзер ул төрле дәрәҗәдәге инвалидларны берләштерүче, ислам гыйлемен нигез итеп алучы "Ярдәм" үзәге булган. Былтыр шушы Үзәк өчен башкалабызда зур, заманча җиһазландырылган, рухи тернәкләндерү узу, дини белем алу, намазга өйрәнү өчен бөтен шартлар булдырылган матур бина төзелде. Мөфтиятнең шушы юнәлештәге тагын бер әһәмиятле проекты - Теләчедәге ятим инвалидлар өчен төзелә торган интернат. Аның турында мәгълүмат чараларында тулырак мәгълүмат әле бирелер.

Район имамнары алдында Татарстан Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге мөдире Айнур Әхмәтшин да чыгыш ясады. Мөселман яшьләрен оештыру, берләштерү хакындагы фикерләре белән уртаклашканнан соң, Айнур хәзрәт җөмһүриятебездә оешып килүче волонтёрлар хәрәкәте турында да сөйләп алды. Хәрәкәтнең максаты - шәһәр-районнарда үткәрелүче төрле чараларда хезмәт күрсәтү, өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү һ.б.

Килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин җыелышта катнашучыларны Корбан гаете белән котлады, аннары район мөселманнары исеменнән хакимият вәкиле Равия Кәримуллинага күп еллар район башлыгы вазыйфаларын башкарган Рауил Рәхмәтуллинга сәламләү сүзләрен җиткерүен үтенде:

-Рауил Шәйдәүләт улына район мөселманнары бик рәхмәтле. Ул җитәкче булып торган елларда районыбызда мәчетләр төзелде, имамнар -абыстайлар өчен ифтар, Мәүлид ашлары үткәрелде. Гозерләре белән килгән мәхәллә җитәкчеләрен Рауил әфәнде беркайчан да кире бормады, һәрвакыт ачык йөз, җылы сүз белән каршы алды һәм озатты. 2008-2009нчы елларда илебездәге тотрыксыз вәзгыятькә, "кризис" чоры булуына карамастан, Рауил Рәхмәтуллин дин әһелләренең үтенечләрен кире какмыйча, бистәбездә зур, заманча мәдрәсә бинасы төзетте, эшләрнең барышын тулысы белән шәхси контрольдә тотты. Хәзер бу бинада район мөселманнары - олысы да, кечесе дә - дини белем ала.

-Имамнарга, дини белем бирүчеләргә мөрәҗәгать итеп исә, Зиннур хәзрәт болай диде:

-Бүген имамнарга ышаныч зурдан. Шушы җаваплы вазыйфаны безгә Аллаһы Тәгалә ышандырып тапшырган. Күңелебездә авылдашларыбыз, динебез, гомумән, мөселман өммәте өчен ихластан борчылу булса, безгә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәчәк. Үзеңне пакьләндереп, башкаларны пакьләнергә өндәү - ихласлык һәм сабырлык таләп итүче зур хезмәттер...

Имамнарның шушы олы хезмәтләре нәтиҗәле булсын, ахирәттә дә әҗерләрен күрергә язсын, Аллаһ Раббыбыз дин юлында иҗтиһад кылучы ихласлы бәндәләрен олуг ярдәменнән ташламасын.

Ришат КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk