Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган ягыма кайтсам, күңелем тынычлана

Мин Удмуртия Республикасының иң матур җирендә урнашкан, җыеп бетерә алмаслык җиләкле, гөмбәле урманнары булган Кизнер поселогында яшим. Шулай да туган ягым Кукмара урамнары буйлап йөреп, туганнарымны күреп-сөйләшеп кайтсам, күңелем тынычлана. Ярый килдең әле дип, сөенеп каршы алган, озатып калган Нурсына Гыйбадуллина, Мидхәт абый белән Фәридә апаның инде урыннары җәннәттә булсын....

Мин Удмуртия Республикасының иң матур җирендә урнашкан, җыеп бетерә алмаслык җиләкле, гөмбәле урманнары булган Кизнер поселогында яшим. Шулай да туган ягым Кукмара урамнары буйлап йөреп, туганнарымны күреп-сөйләшеп кайтсам, күңелем тынычлана. Ярый килдең әле дип, сөенеп каршы алган, озатып калган Нурсына Гыйбадуллина, Мидхәт абый белән Фәридә апаның инде урыннары җәннәттә булсын. Туганым Зариф, кызы Нурия, Әлфинур апа Мөхетдинова, туганнан туганым Факия Галимуллиналарга Раббыбыз сәламәтлек бирсен. Әти-әниләребез инде күптән гүр ияләре булсалар да, Бакчасарайда яшәүче авылдашларым, энем гаиләсе белән күршедә яшәүче Таифә, Тәзкирә Миннемуллина, Рәфкыя апалар безне хөрмәт белән каршы алалар. Югары Казаклар авылында яшәүче туганым Заһидәнең хәлен белеп чыксам, күңелем була. Сабантуй бәйрәменә Вахит авылына, Вакыйф Яруллин гаиләсенә кайтабыз. Бу бик тырыш гаилә. Уллары Фәрит белән киленнәре Альбина да бик эшчән. Йорт-җирләрен яңартып, мал асрап, күмәк хуҗалыкта хезмәт куеп яшиләр. Ачык йөз, тәмле ризыклар белән каршылыйлар. Кызлары Диләрә белән Фәрдилә безне якын итәләр.

Энемә багышланган шигыремне юллыйм:

Рәхмәт сиңа, энем, бердәнберем,

Син барлыкка сөенеп яшимен.

Тормышымда миңа терәк булдың,

Шуны һәрчак тоеп яшим мин.

Нурия ХӘКИМОВА-ГАНИЕВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&UFVkWmZIVzE0M0xxQ013WDhHSE9mUkU&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk