Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышка гашыйк кешеләр

Районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгән 7556 кеше яши. Араларында читләр ярдәменә мохтаҗ булып, бөтен гомерен 4 стена арасында - авыру-сырхауларга каршы көрәшеп уздыручылар да аз түгел. Саулыкларыннан зарланмаган кешеләрдән үзгә буларак, алар тормышка башка күзлектән чыгып бәя бирәләр, нык ихтыярлы, сабыр, түзем булулары белән аерылып торалар. Халыкара инвалидлар көне язмыш тарафыннан...

-Кешеләргә яхшылык эшләүдән курыкмаска кирәк. Аның әҗере икеләтә булып, үзеңә әйләнеп кайта. Башкалар кайгысына, алар кичергән авырлыкларга битараф булмыйк, - диде ул.
Урыннардагы инвалидлар оешмасы рәисләре, хезмәт ветераннары катнашында уздырылган чара А.Булатов исемендәге 2нче күппрофильле лицей базасында башланып китте. Анда кунаклар өчен күңелле концерт әзерләнгән иде, шулай ук чыгышлар да тыңланды. ТР дәүләт торак инспекциясе начальнигы С.Крайнов та кичә кунакларына үзенең теләкләрен җиткерде. Аннан соң бәйрәм чарасы ресторанда чәй өстәле артында дәвам итте. Район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин, район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Р.Нигъмәтҗанов һәм башкаларның чыгышы концерт номерлары белән аралашып барды. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге каршында оештырылган "Аргамак" командасы составында спорт ярышларында актив катнашып килгән, күп тапкырлар җиңү яулаган Илгиз Якупов, Дамир Галиәхмәтов, Валентина Борисовага (рәсемдә) район Башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk