Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төлкеләр дә сөйләшә

Үткән җәй җиләк күп булды. Мин үзем җир җиләгенә йөрергә яратам.Беркөнне иртәнге сәгать өчтә торып, Бөяр авылы үзәннәренә юл тоттым. Машинаны тау башында калдырып, үзәнгә төштем. Җиләк бик шәп, эре, кызарган. Шулай соклана-соклана җыеп йөргәндә, ниндидер сәер, ят тавыш ишетеп алдым. Сискәнеп торып карасам, миннән илле метр чамасы ераклыкта булыр,...

Үткән җәй җиләк күп булды. Мин үзем җир җиләгенә йөрергә яратам.Беркөнне иртәнге сәгать өчтә торып, Бөяр авылы үзәннәренә юл тоттым. Машинаны тау башында калдырып, үзәнгә төштем. Җиләк бик шәп, эре, кызарган. Шулай соклана-соклана җыеп йөргәндә, ниндидер сәер, ят тавыш ишетеп алдым. Сискәнеп торып карасам, миннән илле метр чамасы ераклыкта булыр, бер төлке арткы аякларына утырган да, миңа таба карап кычкыра икән. Мин торып баскач та, курыкмыйча, бер-ике тапкыр тавыш биреп алды. Үзем дә, озак уйлап тормыйча, аңа эндәштем. Нигә кычкырасың, мин бит сиңа тимим, дип сөйләнә-сөйләнә җиләк җыюымны дәвам иттем. Шулай да, миңа таба килми микән дип шүрләп, башымны күтәреп карадым. Төлке юк иде. Шул тирәдән генә җиде-сигез литрлап җиләк җыйдым. Ул арада кояш күтәрелде, көн эсселәнә башлады, эсседә җыясы килми иде инде. Чиләгемне тотып, машинага таба атладым. Төлке кычкырган урыннан да үттем: оясы шунда гына икән. Төнге аудан соң йоклаганмы - күренмәде. Комачаулап йөрмә монда, дип кисәтеп кычкыруы булгандыр инде.

Мурат, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X