Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткән маймыл елы хикмәтләре (сораштыру)

2016 - кызыл маймыл елы килә. Яңа елга аяк басканда һәркем матур киләчәк, бәхет-шатлык турында уйлый. Ә 12 ел элек булган маймыл елын кемнәр хәтерли икән? 2004 елда тормышыгызда хәтерегезгә уелып калырдай нинди вакыйгалар булган иде? Яңа елдан ниләр өмет итәсез? Сораштыруыбыз шул хакта. Наилә ШӘФИГУЛЛИНА: -Унике ел элек Казан...

2016 - кызыл маймыл елы килә. Яңа елга аяк басканда һәркем матур киләчәк, бәхет-шатлык турында уйлый. Ә 12 ел элек булган маймыл елын кемнәр хәтерли икән? 2004 елда тормышыгызда хәтерегезгә уелып калырдай нинди вакыйгалар булган иде? Яңа елдан ниләр өмет итәсез? Сораштыруыбыз шул хакта.

Наилә ШӘФИГУЛЛИНА:

-Унике ел элек Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетының мәгълүмати китапханә факультетын тәмамладым. Диплом язганда ук инде Казан вузларының берсенә эшкә урнашкан идем. Һөнәрем буенча - китапханәнең уку залында эшләдем. Беренче хезмәт хакы алганым да хәтердә әле. Биш мең сум иде ул. Шуның өч мең биш йөз сумына үземә беренче тапкыр кәрәзле телефон сатып алдым. И-и сөенгәннәрем! Заманасына күрә бик шәп телефон иде ул. Әле сеңлемнең туган көненә бүләк алырга да акчам калды. 2004 елның ахырында инде Кукмарага кайттым. Ә Яңа елга бәйле төрле ырым-шырымнарга ышанмыйм, иң мөһиме - илләр тыныч, тормышыбыз тотрыклы булсын.

Артур ЗӘКИЕВ:

-Кайсы гына елны искә алсам да, спорт белән бәйле вакыйгалар күз алдыннан үтә. Маймыл үзенә күрә хәрәкәтчән, аны спортны яратмый дип әйтеп булмый. 2004 елны бик күпләр хәтерлидер дип уйлыйм. Кәбисә елы иде бит ул - Олимпиада елы. Афинада булды ул. Ә быелгысы Бразилиядә үтәчәк. Шулай ук бу елны Кукмарада футболны үз итүчеләр өчен мөһим чара старт алды. Ринат Мөхәммәтшин призына үткәрелгән турнир районда әлеге спорт төрен үстереп җибәрде. Ә соңгы ике елда әлеге бәйге аның истәлегенә үткәрелә.

Маймыл витаминлы ризыклар ярата. Шуңа күрә җиләк-җимеш, яшелчәләрне үзебезнең парникларда үстерә башларга кирәк дип уйлыйм.

Гөлия ГАЛИМОВА:

-Моннан унике ел элек булган маймыл елын күтәренке күңел белән каршы алдым. Хыялым - кулымдагы дипломымны файдаланып, яхшы эшкә урнашу иде. Үзем дә маймыл елында туганмын бит, шуңа күрә бу елга зур өметләр багладым, барысы да яхшы булып, мине уңыш көтәчәгенә бер дә шикләнмәдем. Тик тормыш без теләгәнчә генә бармый икән, кытай календаренә ышанып, әллә ниләр хыялланып йөрергә ярамый. Ул ел миңа вакытлар үткәч тә хәтердән җуелмый торган кара кайгы алып килде - әнием безне калдырып, якты дөньялардан китеп барды... Киләсе елдан әллә ни үзгәрешләр көтмим. Дөньялар тыныч булып, якын кешеләремнең янәшәмдә, исән-сау булуларын телим. Һәркемгә дә Яңа елларны мул табын артында каршыларга язсын.

Зәлия:

-2004 ел сөенечле вакыйгалар белән күңелемдә калды. Мин ул елны өченче балага авырлы идем. Бу шатлыгымны сер итеп сакладым, эш урынымдагы бүлмәдәшем генә белә иде бу турыда. Декрет ялына киткәндә генә "сюрприз" ясармын дип уйладым. Җәйге ялымда, авырлы булсам да, ирем белән Кырымга барып кайттык. Яллардан соң әле эшкә чыкмаган идем, базарда бер хезмәттәшемне очраттым. Ул эшкә баргач, сәламемне җиткереп: "Диңгездән кайтканнар инде, базарда күрдем. Чыпчыкныкы хәтле кенә бүксәсе дә бар иде", - дигән. Аның мине тазарып киткән дип әйтүе булган, ә мин серемне чиштеләр дип уйладым. Ә маймыл елын каршы алу өчен махсус бернинди чаралар да күрмим. Кырым сәяхәтеннән соң дөньяга килгән кечкенә улым берничә көн чыршы бизәде. Сүтте-җыйды, сүтте-җыйды. Соңыннан гирляндаларның бөтенләй рәтен бетергәч, әтисеннән акча алып, икенчене сатып алып кайтып куйды.

Минсирень Габдрахманова:

-2004 ел кинәт кенә искә төшмәсә дә, уйлап карасаң, шактый гына вакыйгалар хәтердә яңара икән. Ул елны җәйнең бер көнендә ирем мине Зур Кукмарага төп йортка кунакка кайтарып куйды. Үзе иркенләп тормады, йомышы булып китеп тә барды. Хәзерге вакытта мәрхүм булган абыем Фарил белән өйдә сөйләшеп утырабыз. Мин тәрәзә каршында. "Кара әле, нинди матур итеп яңгыр ява", - дим. "Кит аннан, яшенле яңгыр вакытында тәрәзә каршында утырма", - дип әйтүе булды - урам яктагы тәрәзәдән шифер очып кереп, каршы як тәрәзәдән чыгып та китте. Бәхетемә Ходай сиздергәндер инде, әлеге минутта мин утырган җиремнән торып кына киткән идем. Нәрсә булганын аңыша да алмадык, чөнки болар барысы да бер мизгел эчендә булды. Зур Кукмара аша бик көчле гарасат үтте ул көнне. Күп кенә кешеләрнең өй түбәләрен алып атып, каралты-кураларга зур зыян китерде, бакчада бәрәңге сабаклары да чабып алынган шикелле иде. Ходай сакласын, башка мондый табигать бәла-казаларын күрергә язмасын, ил-көннәребез тыныч булсын.

Сораштыруны Ризилә КОРБАНОВА үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk