Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терроризм – кешелеккә каршы яшерен сугыш!

Моннан берничә ел элек Кукмарада булды бу хәл. Хәер, сүзне район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Радик Камалиевка бирик әле. -Көндез 02 телефонына " фәлән мәктәпкә бомба куелган" дигән шалтырату килде. Мондый очракта безнең ничек эш итәсебез тактик күнегүләр вакытында яхшылап өйрәнелгән: шунда ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмарадагы бүлегенә,...

Моннан берничә ел элек Кукмарада булды бу хәл. Хәер, сүзне район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Радик Камалиевка бирик әле.

-Көндез 02 телефонына " фәлән мәктәпкә бомба куелган" дигән шалтырату килде. Мондый очракта безнең ничек эш итәсебез тактик күнегүләр вакытында яхшылап өйрәнелгән: шунда ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмарадагы бүлегенә, прокуратурага, район газ оешмасына, ашыгыч ярдәм бүлегенә хәбәр иттек. Укучыларны эвакуацияләү чарасын күрсен дип, мәктәп директорына шалтыраттык. Оператив-тикшерү төркеме тиз арада җинаять урынына юнәлде. Мәктәп янындагы юлларны ябуны оештырдык. Эвакуацияләү барган арада махсус өйрәтелгән эте белән кинолог тикшерү үткәрде, бәхеткә каршы, бернинди шартлаткыч табылмады.

02 телефонының регистраторы бар, ягъни шалтыратучыларның номерларын теркәп, тавышларын яздырып бара. РУЭС белән элемтәгә кереп, бомба турындагы хәбәрнең кайдан килгәнен белдек. Бу телефон мәктәп фойесында теркәлгән, диделәр. Оператив-тикшерү төркеме, кем шалтыратканын ачыклау эшенә керешеп, фойеда бу вакытта кемнәр күренгәнен, йөргәнен белешә башлады.

Шалтыратучының тавышын исә мин флешкага күчердем дә, ноутбукны алып, мәктәпкә килдем. Малай тавышы икәне аңлашыла иде инде, аны укытучыларга, директорга тыңлаттым. Алар башта каушап-аптырап калган хәлдә иделәр, шуңа күрә тиз генә таный алмадылар. Гаепле зат икенче көнне генә ачыкланды. Шаярттым гына, дип акланды ул. Балигълык яшендә булмагач, җинаять эше ачмадык инде. Ә бит аның шушы "шуклыгы" бик кыйммәткә төште: күпме кеше аякка бастырылды, күпме техника эшкә җигелде, аларга никадәр бензин тотылды, башка чыгымнар, дисеңме... Әгәр шул вакытта башка җирдә ярдәмебез кирәк булган очракта, тиз генә барып җитә алмаган булыр идек, чөнки барлык көчләр әлеге мәктәпкә юнәлтелгән иде.

-Ул вакыйгадан соң, әлеге малай профилактик исәпкә куелды. Тәртипле гаиләдән үзе, яхшы билгеләргә генә укучы иде. Әти-әниләре бик борчылдылар аның өчен. Азагын уйлап җиткермичә шалтыраткандыр инде. Ялгышын аңлады, соңыннан мәктәп җитәкчелеге үтенече белән исәптән төшерелде, - ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гыйльфетдинова. Исәптә тору кешенең алдагы тормышында да - укырга кергәндә, эшкә урнашканда аяк чалырга мөмкин икән.

-Шартлау куркынычы белән бәйле хәл туа калса, без аек фикер йөртергә, төртелеп тормаска, тиз эш итәргә әзер,- дип дәвам итә Радик Камалиев.- Бер хәбәрне дә игътибардан читтә калдырырга хокукыбыз юк. Әйтик, психик авырулы бер райондашыбыздан шартлаткычлар куелу турында шалтыратулар килгәли. Бигрәк тә язын, авыруы көчәйгән вакытта. Без инде аны тавышыннан ук таныйбыз, ул икәнен беләбез. Шулай да бу хәбәр теркәлә, оператив тикшерү төркеме юлга чыга. Сау-сәламәт кешегә мондый кырын эше өчен, әлбәттә, җинаять җаваплылыгы тотарга туры киләчәк.

Террорчылык һәм экстремистлык - бик куркыныч күренеш. Террорчылар күпме гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзә, беркемне - картларны да, сабыйларны да кызганып тормый. Күзгә күренмәс бу дошманнар кешелеккә каршы яшерен сугыш алып баралар. Дөньяда алар тарафыннан кылынган коточкыч явызлыклар турында ишетеп, телевизордан күреп торабыз. Үткән айда танылган сәясәтче Борис Немцовның Мәскәү Кремле каршында ук атып үтерелүе дә тетрәндерде. Президент Владимир Путин моны Россиядә сәяси-иҗтимагый вәзгыятьне тотрыксызландыру өчен яллап оештырылган провокация дип бәяләде. Райондашларыбызның кайсысы белән сөйләшсәң дә, шундый фикердә булуы беленә.

-Борис Немцов Украина белән бәйле буталчык хәлләр вакытында үтерелгәнлектән, Көнбатыш илләре һәм Америка Кушма Штатлары тарафыннан безнең илгә пычрак ату башланды. Аның үлемендә Президентыбызны гаепләргә маташтылар. Бездәге тынычлыкны бетереп, икенче евромайдан ясау иде исәпләүләре. Моның Украинада нәрсәгә китергәнен беләбез инде. Инде гаепле кешеләр тотылды, шуңа сөенәм. Яла ягуларга урын калмады,- ди Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов.-Террорчылык һәм экстремистлык турында мәчеттә, бигрәк тә халык күп җыела торган җомга намазларыннан соң, шулай ук мәктәптә укучылар һәм ата-аналар белән сөйләшүләр алып барабыз, уяу булуны сорыйбыз. Шөкер, тормышыбыз тыныч, шулай да саклык чаралары күрү зыян итмәс. Авылга чит кешеләр, хәтта сәүдә белән килүчеләр булганда да, аларны контрольдә тотабыз.

Зур Кукмара авылында яшәүче Илшат Бәдретдинов та үз мөнәсәбәтен белдерде:

-Чит илләр, үзләренең матбугат чаралары һәм Интернет аша ялган мәгълүмат таратып, Президентыбызның гамәлләрен каралтып күрсәтергә, бездә, янәсе, демократия юк дип, коткы таратырга тырышалар. Бу кырын эшләре барып чыкмас, дип ышанам, чөнки безгә илебезнең иминлеге һәм тынычлык кадерле.

Районыбыздагы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе әлеге юнәлештә эзлекле эш алып бара. Беренче чираттагы чараларны үткәрү исә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев җитәкчелегендәге оператив төркемгә йөкләнгән. Әлеге төркем тарафыннан халык күп була торган урыннарда террорлык актларын кисәтү һәм булдырмау, шартлау куркынычы туганда халыкны эвакуацияләү буенча планлы рәвештә тактик күнегүләр һәм тренировкалар үткәрелеп тора. Әле күптән түгел генә күппрофильле лицейда, бөтен шартларын туры китереп, өйрәнүләр уздырылды.

Бөек Җиңүнең 70еллыгын каршылауга әзерлек вакытында һәм тантаналар үткәрелгәндә җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын саклауны оештыру зур бурыч итеп куелган. Рамил Нургалиев белдерүенчә, бу максаттан аеруча әһәмиятле, тормышны тәэмин итүче һәм мөһим дәүләт объектларын саклауның ничек оештырылуы тикшереләчәк. Аларны террорлык актларыннан саклау һәм ныгыту, объектка керү һәм эчке режимнарны көчәйтү турында тәкъдимнәр җибәреләчәк. Экстремистлык линиясе буенча исәптә торучылар белән чаралар дәвам итәчәк. Иминлекне саклау өчен, әлбәттә, һәркемнең игътибарлы һәм уяу булуы кирәк.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk