Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Өскебаш мәктәбендә элеккеге директор истәлегенә математика олимпиадасы узды

Без - һәммәбез дә дөньяда кунак кына. Әмма, җиргә кунак булып килеп тә, хуҗа булып китә алганнар - иң бәхетле затлардыр, мөгаен. Сүзебез 24 ел буе Түбән Өскебаш урта мәктәбен җитәкләгән танылган математик, халык хәтерендә оста оештыручы, булдыклы, һәрьяктан үрнәк, киң карашлы, югары эрудицияле, тирән фикер йөртә белүче кеше булып...

Без - һәммәбез дә дөньяда кунак кына. Әмма, җиргә кунак булып килеп тә, хуҗа булып китә алганнар - иң бәхетле затлардыр, мөгаен. Сүзебез 24 ел буе Түбән Өскебаш урта мәктәбен җитәкләгән танылган математик, халык хәтерендә оста оештыручы, булдыклы, һәрьяктан үрнәк, киң карашлы, югары эрудицияле, тирән фикер йөртә белүче кеше булып сакланып калып, вакытсыз арабыздан киткән Әгъзәм Гарипов турында.

Кешенең яшәү дәверендә кылган изге гамәлләрен бәяләп, халык күңелендә сакларга тырышучы, яхшы күңелле, иманлы кешеләр күп. Рәхмәт, үзебезнең район мәгариф идарәсе, иҗади үсеш үзәге Әгъзәм Гариповның якты истәлегенә багышлап, эшлекле чара үткәрергә карар кылды.

Элеккеге җитәкче урынына лаеклы алмаш килде. Бүгенге көндә мәктәбебезне югары категорияле физика, математика, информатика укытучысы Илнур Мулләхметов җитәкли. Ул үзенең кешелекле һәм кечелекле, тирән белемле, заман таләпләренә тулаем җавап бирә алучы укытучы һәм җитәкче булуы белән укучылар һәм ата-аналар, җәмәгатьчелек арасында зур ихтирам казанып өлгерде. Әгъзәм абыйның мирасына зур хөрмәт белән карый белә ул.

Җитәкчебез истәлегенә багышлап, мәктәптә зур чара һәм районкүләм математика олимпиадасы уздырылды. Чарада кунаклар, мәктәп директорлары, 31 мәктәптән 8 - 11нче сыйныф укучылары килгән иде.

Әкияттәгедәй гүзәл табигате белән дан тоткан, гыйлем һәм мәгърифәт өлкәсендәге изге гамәлләре белән тарихка кергән, күренекле шәхесләр яшәгән, җырларда җырланган күрше Мамадыш районы Кече Сөн авылында, сугыш чоры баласы булып, 8 балалы ишле гаиләдә дөньяга килә Әгъзәм ага.

Башлангыч белемне үз авылларында, урта белемне 7 чакрым ераклыкта урнашкан Үсәли урта мәктәбендә, физика-математика укытучысы һөнәре белемен исә Алабуга Дәүләт Педагогия институтында ала. Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, 3 ел дәвамында Армия сафларында хезмәт итәргә дә өлгерә.

Күрше авылдан йөреп эшләде ул. Кар-буранлы кышлар да, вак, сибәләк яңгырлы көзләр дә, юлсызлык та куркытмады аны. Һәр кеше үзеннән соң якты хатирәләр калдырырга тиештер. Әгъзәм абый шулай матур яшәде. Көчен кызганмыйча яшәде.

Гаиләдә дә үрнәк иде ул Әгъзәм абый. Тормыш иптәше Гүзәлия апа белән 2 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстереп, барысына да югары белем бирделәр. Тик кызганыч, үзләре генә бүгенге көндә оныклар бәхетенә чиксез куанып яши генә алмадылар.

Мәктәбебез укучылары аның каберенә эзне суытмый. Һәр елның май аенда, соңгы звонок көнендә: "Тагын бер чыгарылышыгыз бит, Әгъзәм абый", - дигәндәй, аның каберен зиярәт кылып, чәчәкләр салалар.

Чарада аның истәлеге белән уртаклашу хатирәләре яңартылды.

Миннесәрия ШАКИРОВА, Түбән Өскебаш урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk