Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда балалар утырган автобус һәлакәткә очраган

Балалар хастаханәгә озатылган, озатып баручы укытучының гомере өзелгән (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстанда укучылар утырган автобус һәлакәткә очраган. Якынча мәгълүматларга караганда, 6 бала хастаханәгә озатылган, укытучының гомере өзелгән. Бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать 7 тирәсендә Россия ЭЭМ ның Әлмәт районы...

Балалар хастаханәгә озатылган, озатып баручы укытучының гомере өзелгән

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстанда укучылар утырган автобус һәлакәткә очраган. Якынча мәгълүматларга караганда, 6 бала хастаханәгә озатылган, укытучының гомере өзелгән.
Бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать 7 тирәсендә Россия ЭЭМ ның Әлмәт районы буенча Идарәсенең кизү частена Казан-Оренбург автоюлының 231 нче километрында балалар утырган автобус катнашында һәлакәт булуы хакында хәбәр килгән.
"Фиат Дукато" автобусы балаларны Казанга мәктәп олимпиадасында катнашу өчен алып барган. Якынча мәгълүматларга караганда, автобус йөртүче машина белән идарә итә алмаган һәм кюветка очкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә озата баручы укытучы үлгән, зыян күргән балалар саны ачыклана. Алар барысы да Әлмәт районы үзәк хастаханәсенә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәте урынында оператив тикшерү төркеме эшли, һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Язма "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/11/14/91658/

фото: http://www.kp.ru/daily/26159.4/3046505/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk