Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 90 мең кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында баш белгеч, онколог Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, бүген республикада яман шеш авыруы белән 90 мең кеше исәптә тора. Яхшымы бу, начармы? - Яхшы бу, - ди табиб. - Кеше үлсә, куркыныч. Ә бу кешеләр исәптә тора, дәвалана дигән сүз. Галимнәр раславынча, рак бүгенге көндә дәвалап булмаслык чир...

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында баш белгеч, онколог Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, бүген республикада яман шеш авыруы белән 90 мең кеше исәптә тора.

Яхшымы бу, начармы?
- Яхшы бу, - ди табиб.

- Кеше үлсә, куркыныч. Ә бу кешеләр исәптә тора, дәвалана дигән сүз. Галимнәр раславынча, рак бүгенге көндә дәвалап булмаслык чир түгел, аны хроник авырулар рәтенә керттеләр. Димәк, даими тикшеренеп торсаң, авыруны конторольдә тотканда, рак белән яшәргә була.

Соңгы елда юан эчәк рагы бик популярлаша башлады. Күп нәрсә кешенең дөрес тукланмавына бәйле.

- Утын ярган, печән чапкан кеше кебек ашыйбыз, ашыйбыз да компьютер каршына килеп утырабыз. Һәркемдә автомобиль, җәяү сирәк йөрелә, әлбәттә, азык эшкәртү процессы бозыла. Һәркем үзенә карата игътибарлы булырга тиеш. Ракны беренче стадияләрендә ачыкласак, дәвалавы күпкә җиңелрәк, - ди Рөстәм Хәсәнов.

Сүз уңаеннан: үпкә рагын дәвалау бер елга якынча 1 миллион 34 мең сумга төшә.
Ашкайнату системасындагы яман шешне дәвалау - уртача 99 мең сум.
Бөер рагын дәвалау елына 2 миллион 676 сум тирәсе тора.

Эльвира МОЗАФФАР

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев