Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарих белән киләчәк очрашуы

Еллар гына түгел инде, үткән тулы гасырлар, Ярый әле Тарих бар да, кешеләрдә Хәтер бар. Бар бит әле, бар бит безнең Татар дигән атыбыз, Ә Тарихны онытырга, һич тә юк шул хакыбыз. (Р.Фәйзуллин)

2012 ел Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы булу уңаеннан, 26 октябрьдә Ятмас Дусай авылында район мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге, Ятмас Дусай башлангыч мәктәбе, Нырты урта мәктәбе тарафыннан "Туган ягым тарихы: үткәне һәм киләчәге" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Бу чарада, чын мәгънәсендә, тарих белән киләчәк очрашты. Шушы авылдан чыккан, районыбыз, республикабыз тарихында тирән эз калдырган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле шәхесләр: М.Мансуров, Ф.Монасыйпов, В.Фәйзрахманов истәлекләре белән уртаклаштылар, яшьләргә кыйммәтле киңәшләрен бирделәр. Урта буын вәкилләре, төрле җитәкче урыннарда эшләүче авылдашлар үзләренең хезмәтләре турында сөйләделәр. Ә яшьләр, үз чиратларында, фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.
Конференциягә килгән кунаклар арасында Татарстан Республикасы милли китапханәсенең фәнни-тикшеренү эшләре буенча директор урынбасары, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе И.һадиев, милли китапханә хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Р.Марданов та бар иде. Алар Кукмара районы буенча алып барган тикшеренү эшләренә нәтиҗә ясадылар.
Конференция эше дүрт номинациядә барды һәм түбәндәге нәтиҗә чыгарылды. "Авылымның күренекле кешеләре" номинациясендә:
1 урын - Илнара Фәхретдинова, 10 сыйныф, (Нырты);
2 урын - Алинә Әхмәтова, 7 сыйныф, (Нырты);
3 урын - Эльвира Камалова, 10 сыйныф, (Югары Арбаш).
"Минем авылым Бөек Ватан сугышы чорында" номинациясендә:
1 урын - Фәридә Ханова, 9 сыйныф, (Югары Арбаш);
2 урын - Азалия Сәмигуллина, 7 сыйныф, Александр Кузьмин, 8 сыйныф, (Нырты).
"Халкым сәнәгате" номинациясендә:
1 урын - Зилә Гәрәева, 11 сыйныф, (Нырты);
2 урын - Динар Фәләхов, 10 сыйныф, (Нырты);
3 урын - Зәлидә Кавыева, 8 сыйныф, (Нырты).
"Авылым тормышыннан кызыклы фактлар" номинациясендә:
1 урын - Миләүшә Гарифуллина, 9 сыйныф, (Югары Арбаш);
2 урын - Рөстәм Аплиев, 10 сыйныф, (Нырты);
3 урын - Нияз Сабирҗанов, 9 сыйныф, (Березняк).
Укучыларга һәм аларны әзерләгән җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез, иҗади уңышлар телибез. Шулай ук, конференцияне оештыруда ярдәм иткән Ятмас Дусай авылы балалар бакчасы мөдире Җ.Кәримова, Р.Фәтхуллина, матди ярдәм күрсәткән эшмәкәр Н.Төхбәтуллина, Ятмас Дусай авыл җирлеге рәисе Ф.Гарифуллинага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk