Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыерың бармы, кәҗәңме – барысы да исәпкә алыначак

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана. Бу чара 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Заманында эре йорт хайваннары өчен генә түгел, хәтта тавыклар, бакчадагы алмагачлар өчен салым түләргә мәҗбүр булган өлкәннәр арасында редакциябезгә борчылып шалтыратучылар бар. Тагын кабатланмас микән мондый хәл, диләр. Бу сорауны Кукмарадагы дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе...

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана. Бу чара 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Заманында эре йорт хайваннары өчен генә түгел, хәтта тавыклар, бакчадагы алмагачлар өчен салым түләргә мәҗбүр булган өлкәннәр арасында редакциябезгә борчылып шалтыратучылар бар. Тагын кабатланмас микән мондый хәл, диләр. Бу сорауны Кукмарадагы дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Эльмира Хафизовага бирдек.

-Авыл хуҗалыгы исәбен алу нинди максат белән үткәрелә?

-Россиядә мондый чараның икенче тапкыр уздырылуы, беренчесе 2006 елда булды. Аның нәтиҗәләре авыл җирендәге тормыш- көнкүрешне, авыл хуҗалыгын үстерү өчен нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта шушы юнәлештә ике дистәдән артык дәүләт программасы уңышлы эшләп килә. Бу юлы да шундый ук бурычлар куела, сүз һич тә яңа салымнар кертү турында бармый. Чит ил продукцияләрен үзебездә җитештерелгәненә алыштыру сәясәте барган бүгенге көндә авыл хуҗалыгы исәбен алуның әһәмияте аеруча зур.

Гөлҗофар Миннеханова. Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев