Сыерчыкларга оялар әзер
Сыерчыклар үзләренең матурлыклары, сайраулары белән һәркемне сокландыра. Әллә кайлардан бала чыгару өчен арып-талып кайталар бит алар. Кайтуларына әзер оялар булса ярый ла... Без, Таҗи Гыйззәт урамында яшәүчеләр, Атлас Булатов исемендәге ял паркына сыерчык оялары ясап куярга кирәк дигән фикер белән чыктык. Агач эшенең остасы булган Илшат Каюмов бу тәкъдимне берсүзсез...
Сыерчыклар үзләренең матурлыклары, сайраулары белән һәркемне сокландыра. Әллә кайлардан бала чыгару өчен арып-талып кайталар бит алар. Кайтуларына әзер оялар булса ярый ла...
Без, Таҗи Гыйззәт урамында яшәүчеләр, Атлас Булатов исемендәге ял паркына сыерчык оялары ясап куярга кирәк дигән фикер белән чыктык. Агач эшенең остасы булган Илшат Каюмов бу тәкъдимне берсүзсез хуплап алды һәм эшкә тотынды. Урамыбызда яшәүче Илназ Минсабиров белән сыерчык ояларын парктагы каен агачларына урнаштырып та кайттылар.
Сыерчыклар күп булган саен бакчабыздагы вак-төяк кортлар да кимеп бара бит.
Районыбызда агач, такта эше белән шөгыльләнүчеләр күп. Бер сыерчык оясына ике метр озынлыкта, егерме биш сантиметр киңлектә такта җитә. Сыерчык оясы куючылар шуны да онытмасыннар иде: ояның кош очып керә торган тишеген төньякка каратып куймаска кирәк.
Әйдәгез, сыерчык оялары ясап, кошларны шатландырыйк!
Рафилә ФӘТТАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев