Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш ветераны Касыйм Дәүләтовка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов медаль тапшырачак

Җир йөзендә якты эз калдыру һәркемгә дә насыйп булмый. Әмма фашистлар китергән дәһшәтне, вәхшилекне туктата алган өлкән буын вәкилләренең батырлыгы турындагы истәлекләр мәңгелек. Күгебез аяз булган өчен без ветераннар алдында зур бурычлы. Мин Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән бабам Касыйм Дәүләт улы Дәүләтов белән горурланам. Якын кешең турында язу җиңел,...

Җир йөзендә якты эз калдыру һәркемгә дә насыйп булмый. Әмма фашистлар китергән дәһшәтне, вәхшилекне туктата алган өлкән буын вәкилләренең батырлыгы турындагы истәлекләр мәңгелек. Күгебез аяз булган өчен без ветераннар алдында зур бурычлы. Мин Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән бабам Касыйм Дәүләт улы Дәүләтов белән горурланам.

Якын кешең турында язу җиңел, дип уйлый идем. Алай түгел икән. Һәрчак ярдәмгә әзер торган, акыллы киңәшләре белән булышкан, таянычыбыз булган кешегә карата яратуыбызны һәм хөрмәтебезне тулысынча белдерү өчен сүзләр табу бик кыен. Бабабыз гомер буе райпода юрист-консульт булып эшләде, җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнде, озак еллар буе район ветераннар Советы президиумы сәркатибе вазыйфасын башкарды. Бу турыда район халкының күбесенә мәгълүм, дип уйлыйм. Мин аның тормыш юлына тукталып тормыйм, чөнки бабамның кешелек сыйфатлары мөһимрәк.

Өлкән буын вәкилләре сугыш чоры авырлыкларын ишетеп кенә белмиләр, үзләре кичергәннәр. Бабам да искәрмә түгел. Унҗиде яшендә ул мари урманнарындагы "Суслонгер" лагерена эләккән. Бу лагерьдагы коточкыч шартлар турында әле дә сөйләнә. Анда үткәргән дүрт ай эчендә бабам ач үлемнең күзенә ничә тапкыр карагандыр. Бу хәлләр аның холкын чыныктырган. Ул хәзер дә минем өчен чыдамлылык һәм түземлелек үрнәге булып тора.

Еллар үзенекен итә. Сәламәтлеге какшап торса да, бабам үзен нык тотарга тырыша. Кайгы да тәэсир итми калмагандыр: биш ел элек әбиебез вафат булды бит. Аягы сыну сәбәпле ул сигез ел буе урын өстендә булды. Бабам, без аны нәни баланы карагандай тәрбияләдек.

Фотоальбомнарын караганда бабам үзгәреп китә, күзләрендә тере чаткылар күренә. Гаҗәп түгел: искә төшерердәй вакыйгалары күп: аның тормышы бик кызыклы һәм бай эчтәлекле бит. Эше буенча ул кайларда гына булмаган. Әле дә тик тормый: төрле чараларда, очрашуларда актив катнаша, ветераннар өчен оештырылган төрле экскурсияләргә бара. Хәзер дә ул Казанга сугыш һәм тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" юбилей медален тапшыру тантанасына барырга җыена. Бу медальләрне аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырачак. Бу бабам өчен генә түгел, безнең өчен дә зур хөрмәт.

-Медальне Президентның үз кулыннан алу мөмкинлеге булдырган өчен мин район җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Мондый хөрмәт һәркемгә дә насыйп булмый. Өлкән буын вәкилләре турында кайгыртканнары өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Безнең иң матур яшьлек елларыбызны сугыш урлады, аннары без, көчебезне кызганмыйча, халык хуҗалыгын торгыздык. Хәзер дә, чәчләребез чаларган хәлдә, без актив гражданлык позициясендә булырга һәм яшьләрдә үз үрнәгебездә патриотлык хисләре тәрбияләргә тырышабыз. Безнең чорга туры килгән авырлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын, - ди ветеран.

Бәхеткә каршы, бабам өчен барлык кыенлыклар артта калды. Ул безнең кайгыртуны һәм игътибарны, халыкның хаклы рәвештә хөрмәтен тоеп яши. Үзен кирәкле итеп тою - аның өчен зур бәхет. Ә безгә аны күтәренке кәефле итеп күрү - сөенеч.

Эльвира Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk